Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яман шеш ачыкланган кешеләрнең саны арта


Яман шеш күзәнәкләре
Яман шеш күзәнәкләре

Соңгы 10 елда андыйлар икеләтә арткан. Ул хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.

Бүген өлкәннәр ункөнлегенә багышланган брифингта Вафин соңгы 10 елда Татарстанда яман шеш диагнозы куелган кешеләрнең саны икеләтә артканы хакында хәбәр итте. Бүген андыйлар 80 меңгә якын.

"Әле 10 ел элек без республикада һәр 83нче кеше авыру дип сөйләгән булсак, хәзер һәр 43нче, 45нче кешедә (яшәгән районына карап) рак ачыклана. Тормыш озынлыгы арту белән ямаш шеш очраклары да арта. Кешеләр йөрәк өянәге, инсультлардан түгел, яман шештән үлә", диде Вафин.

Статистика буенча Русиядә яман шеш кебек катлаулы чирләр, Европа илләре белән чагыштырганда, бик соң ачыклана. Русия медицина фәннәре академиясенең хезмәт медицинасы институты хәбәр итүенчә, бу икътисадый, юридик һәм социаль проблемаларга бәйле.

2013 елда Русиядә яман шештән 291 775 кеше үлгән. Елына 100 мең кешегә 203 үлем туры килә. Бу яктан караганда, Русиядә иң куркыныч төбәк – Ярославль өлкәсе. Монда 100 мең кешегә 487 куркыныч диагноз туры килә. Ингушетиядә, Дагыстан, Чечня, Ямал-Ненец автоном бүлгесендә рактан үлемнәр чагыштырмача аз.

Татарстан белән Башкортстанга килгәндә, яман шеш диагнозы куелган исемлектә Татарстан Русия төбәкләре арасында – 55нче урында. Биредә 100 мең кешегә 176 үлем туры килә. Башкортстанда хәлләр яхшырак – ул Русия төбәкләре арасында 70нче урында гына. Монда 100 мең кешегә 146 үлем туры килә.

2013 елда Татарстанда яман шештән - 6752, Башкортстанда 5973 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG