Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гафури театры ачлык еллары турында спектакль куя


1932-33 елларда ачлыктан үлгәннәргә һәйкәл. Павлодар шәһәре, Казакъстан
1932-33 елларда ачлыктан үлгәннәргә һәйкәл. Павлодар шәһәре, Казакъстан

"Йот" драмасы 1930нчы елларда Казакъстанда булган коточкыч ачлык елларын тасвирлый. Әсәрне Мәскәүдә яшәүче драматург Олжас Җанайдаров язган. Спектакльне режиссер Айрат Әбушаһманов куя.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры уздырган матбугат очрашуында быелгы 96нчы сезонда труппа "Йот" әсәрен күрсәтәчәге хәбәр ителде. Премьераны 16-17 октябрьгә билгеләгәннәр.

"Спектакльнең төп максаты – ачлыкның үзен түгел, ә ул чорда яшәгән кешеләрнең үз-үзләрен тотышын күрсәтү. Ачлыктан меңләгән түгел, миллионлаган кеше үлгән. Кеше ашау күренешләре таралган. 30нчы еллар вакыйгаларын автор башлангыч нокта итеп алган – ул хәзерге тотрыклы тормыш белән чагыштыру ясый", дип белдерде театр мөдире Олег Ханов.

Спектакльдә барлыгы биш кеше катнаша. Баш рольне яшь актер Фәнис Рәхмәтов башкара.

XS
SM
MD
LG