Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Илдар Байбәков күргәзмәсе ачылды


Казанда Илдар Байбековның юбилей күргәзмәсе ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:31 0:00

Казанда Илдар Байбековның юбилей күргәзмәсе ачылды

1 октябрь Казанда “Хәзинә” милли сәнгать галереясында татар рәссамы Илдар Байбәковның юбилей күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә рәссамның төрле елларда иҗат ителгән рәсемнәре күрсәтелә. Ачылу чарасында шагыйрь Роберт Миңнуллин рәссам турында фикерен белдереп аның өч үзенчәлеге хакында сөйләде.

“Беренчесе - аның фамилиясе. Байбәков - борынгы татар фамилиясе. Бик сирәк фамилия. Күрәсез, Илдарның фамилиясендә аның нәселенең статусы, аның байлыгы күренеп тора. Байбәков - безнең халкыбызны, милләтебезне бизәп тора торган искиткеч матур фамилия.

Икенче үзенчәлеге Илдарның - аның холкы, яшәү рәвеше. Ул намуслы, принципиаль, турысын әйтә торган кеше. Безнең тормышта турысын әйткән кешеләрне яратмыйлар. Алар беркемгә дә кирәк түгел. Ләкин Илдар шулай яши, шулай иҗат итә. Аңа шулай рәхәт.

Өченче үзенчәлеге - аның иҗаты”, дип сөйләде ачылыш чарасында Роберт Миңнуллин.

XS
SM
MD
LG