Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ислам дәүләте"нә каршы коалиция беректәшләре Русиягә мөрәҗәгать итте


Русия очкычы һөҗүмнән соң Сүриядәге хәрби базасына төшеп килә
Русия очкычы һөҗүмнән соң Сүриядәге хәрби базасына төшеп килә

Документта Русиянең Сүрияне бомабалавы низагны "арттыра" дип бәяләнә.

Экстремист "Ислам дәүләте" төркемнәренә каршы булган Төркия һәм аның әлеге коалициядәге беректәшләре Русияне Сүриядәге оппозиция отрядларын бомбалауны туктатырга һәм радикал исламчыларны гына хәдәфкә алырга чакырды. Коалициягә АКШ җитәкчелек итә.

Бу белдерүне Төркия җомга АКШ, Британия, Франция, Германия һәм Фарсы култыгындагы беректәшләре белән бергә игълан итте.

Беректәшләр Русия хәрби көчләренең Сүрияне һавадан бомбалавына "нык борчылу" белдерә. Документта Русиянең бу гамәле низагны "алга таба да арттыра" һәм экстремизмны көчәйтә дип белдерелә.

Бу документка кадәр АКШ Русиянең Сүриягә һөҗүмнәрен нәрсәнең кайда икәнен "аерып тормыйча" бомбалау дип бәяләгән иде.

30 сентябрь көнне Русиянең федерация шурасы илнең хәрби көчләрен Сүриядә куллануга ризалык бирде һәм Кремль хәрби очкычларыбыз "Ислам дәүләте" төркемнәрен утка тотка башлады дип хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG