Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан зообакчасының яңа өлешен 2016 елда төзеп бетерергә җыеналар


Балалар Казан зообакчасында поши читлеге янында. 2010 ел
Балалар Казан зообакчасында поши читлеге янында. 2010 ел

Казан зообакчасының яңа "Африка хайваннары" дип аталган өлешен 2016 елда төзеп бетерергә җыеналар. 4 октябрь – Халыкара хайваннарны яклау көне.

Казан зообакчасының җитәкчесе Фәнис Нурмөхәммәтов Азатлыкка яңа төзелә торган "Африка хайваннары" дип аталган өлешне 2016 елда төзеп бетерерләр дип өметләнәбез, дип белдерде.

Тарихи зообакча кырыендагы бу яңа җиргә Африкада яшәүче хайваннар: филләр, бегемотлар, мөгезборын һәм башка җанварлар урнашачак. Яңа урын җиде гектар җирне били. Русиядәге икътисади кризисны күз алдында тотып Нурмөхәммәтов "финанслауда да кыенлыклар булмас дип өметләнәбез" диде.

Зообакча 4 октябрь – Халыкара хайваннарны яклау көне уңаеннан тыйнак кына чаралар үткәрә: килүчеләргә мастер-класслар, викториналар үткәреләчәк, хайваннар дөньясы турында сөйләячәкләр.

2014 елда Казан зообакчасын төзекләндерү турында сүз күтәрелгәч белгечләр ул шәһәр читендә, зур бер мәйданны биләп торырга тиеш дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG