Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хаҗия Хөсәенова: "Геометрия күңелемә якынрак"


Хаҗия Хөсәенова укучылары белән
Хаҗия Хөсәенова укучылары белән

Ижау шәһәренең 6нчы санлы гимназиясе укытучысы Хаҗия Хөсәенова балаларга кече күңеллелеге, мәрхәмәтлелеге, шул ук вакытта таләпчәнлеге белән ошый. Укучыларын төгәл фәннәрне яратырга өйрәтүче ул.

Ижау шәһәренең 6нчы санлы гимназиясе ачылганнан бирле математика фәнен Хаҗия Хөсәенова укыта. Үз фәнен бик яратып сайлаган ул, балаларга мәхәббәте дә аңа җаны-тәне белән бирелеп эшләргә этәргеч булып тора. Сабыр холыклы, әмма таләпчән укытучы Хаҗия ханым. Кемдер мөгаллимә - яхшы кеше, кемдер – үз фәнен тирән белүче дип әйтә.

Үсеп җиткәч һөнәр сайлауда бер дә икеләнмичә Хаҗия ханым Татарстанның Алабуга институтына килеп, математика факультетын сайлый. “Мин Менделеев районында туып-үстем, әти-әнигә, өйгә якын дип шушы институтны сайладым. Ә инде математика белгече булырга теләгем кечкенәдән килә. Мәктәптә математика фәне миңа бик җиңел бирелде. Мин аны яраттым. Укыткан укытучылар да бик әйбәт иде. Аларга гашыйк булдым. Аннары без кечкенә вакытта октябрят, пионер, тимурчылык хәрәкәтләре бар иде. Хәзерге шикелле дәресне хәзерләми килүче юк иде. Әгәр дә кемдер ниндидер мәсьәләне чишмәгән икән, без бер-беребезгә ярдәм итә идек. Мин математиканы белгәчтен, бөтен балалар безнең өйгә килерләр иде. 15-16шар бала була торган идек. Әни дә математиканы яхшы белә иде. Өстәлдә урын җитмәгәч, идәндә тәгәрәп, шул мәсьәләләрне чишеп дәрескә бара идек. Дәресне хәзерләми бармый идек. Авырып калган балалар булса, без шул тимурчылык хәрәкәте буенча өйләренә барып, дәрестә үткән яңа темаларны өйрәтә идек. Менә шулай әкрен-әкрен генә миңа ул укыту эше булып килеп чыкты. Шул күңелгә кереп калган”, дип уртаклашты шушы белгечлекне сайлавына Хаҗия ханым.

Яшьлегендә сайлаган һөнәренә тугры кала ул. Өч дистә елдан артык малай-кызларга математика, геометрия, тригонометрия, алгебра фәннәрен үзләштерергә ярдәм итә. Төгәл фәннәр һәр балага да җиңел бирелми, әмма мөгаллимә балаларда үзләренең көченә ышаныч тәрбияли, җиңелрәк биремнәр аша фәнне үзләштерүгә юл ача.

Балалар белән дәрестә генә түгел, дәрестән соң да калып шөгыльләнергә туры килә. Алар белән кабаланмыйча һәм тыныч аралашырга, эшкә өндәргә аны – гаиләдә олы баланы-әнисе өйрәткән. "Үзеңә генә эшләргә авыр булыр, энеләрең белән бергә эшләгез”, дип эш куша иде әнием", дип искә алды Хаҗия ханым.

"Математика, алгебра, геометрия фәннәрен укытам. Барысын да яратып укытам, әмма геометрия күңелемә якынрак. Анда исбатлаулар, шулар миңа кызыклырак, ә балаларга авырырак, саннар кушу гына түгел", ди ул.

– Бәлки геометрия фәнен балалар авыррак кабул итеп, алар белән күбрәк шөгыльләнергә туры килгәнгәдер? Аның серле сызыклары тынгылык бирмидер?

– Геометрия балаларга авыррак бирелә. Геометриядә сызымнарны, фигураларны алар күз алдына китерергә тиеш. Сызымда күрсәтеп, сызым буенча эшләү укучыларга авыр бирелә. Сызым дәресләре дә бик аз гына керә хәзер. Шуның аркасында геометрия авыррак бирелә алгебрага караганда.

Дәресләрдә укытучы балаларга кабат-кабат аңлатуны өстәмә эш итеп санамый. Күпләп мисаллар чишеп, укучылар фәнне үзләштерә. Һәм алар башка фәннәр арасыннан математика дәресләрен күбрәк ярата да икән.

Беренче категорияле укытучы озак еллар мәктәптә эшләп, фәннең барлык нечкәлекләрен үзләштергән. Укучылары да эзләнү-тикшеренү эшләре белән район-шәһәр күләмендәге бәйгеләрдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Бу мөгаллимә өчен зур дәрәҗә. Ул үзе дә әле һаман бу тармактагы яңалыклар белән даими кызыксынып тора. “Соңгы елларда бердәм имтиханнар тапшыру өчен балаларга күп әзерләнергә кирәк. Елдан-ел мисаллар үзгәреп тора. Үземә дә кызык аларны чишәргә. Замана таләпләренә туры килер өчен даими белемемне дә күтәрергә туры килә”, ди Хаҗия ханым.

Гимназияне тәмамлап, югары уку йортларында төгәл фәннәр факультетларын сайлап белем алучылар байтак. Алар укытучының горурлыгы. Сыйныф җитәкчесе буларак та, балалар белән күп эшләргә туры килә. Берничә ел элек Хаҗия Хөсәенова сыйныфын тәмамлаган балаларның бөтенесе дә төгәл фәннәр факультетларына укырга кергән. "Бу да минем өчен дәрәҗә", диде укытучы.

Татарстанның Менделеев районында туып үскән, милли җанлы, туган телендә иркен һәм матур итеп сөйләшүче Хаҗия ханымны агымдагы уку елында гимназиянең яңа статус алуы да куандыра. Гимназия татар этномәдәни компонент кулланып укыту, тәрбия эшләрен алып бара. Гимназиягә Габдулла Тукай исеме бирелүе әдәбият укучыларына гына түгел, башка фәннәрне алып баручыларга да җаваплылык өсти дигән фикердә мөгаллимә.

XS
SM
MD
LG