Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ: Казан түрәләре Хәтер көнен үткәртмәскә тели


Хөррият һәйкәле янында Хәтер көне. Гомәр хәзрәт Батырша һәм Наил Нәбиуллин. 2014 ел 11 октябрь
Хөррият һәйкәле янында Хәтер көне. Гомәр хәзрәт Батырша һәм Наил Нәбиуллин. 2014 ел 11 октябрь

Татар иҗтимагый үзәге Хәтер көнен 11 октябрьдә 11 сәгатьтә Казан милли мәдәният үзәгендәге Хөррият һәйкәле янында үткәрергә тели.

Казан түрәләре Татар иҗтимагый үзәгенең Хәтер көнен үткәрергә дип урын сорап язган берничә мөрәҗәгатенә уңай җавап бирмәгән.

"Алар Хәтер көнен үткәртмәскә тели, халыкның урам чарасына җыелуыннан курка, халыкны үз фикерен белдерә торган митинглардан читләштерергә тели", дип белдерде ТИҮ вәкиле Галишан Нуриәхмәт.

Аның сүзләренчә, ТИҮ урын сорагач, Казан түрәләре кеше йөрми торган шәһәр читен тәкъдим иткән. Казан милли мәдәни үзәге янында да Хөррият һәйкәле мәйданын түгел, ә Казансу елгасы ярына аска төшеп үткәрергә тәкъдим иткәннәр.

"Казанга бернинди катнашы булмаган урыслар өчен изге дип уйлап чыгарылган Мәрьям ана иконасын күтәреп йөрү өчен Казан уртасында урын табасыз, ә татар халкының ачы язмышын искә алырга мөмкинлек бирмисез", дип ачуланып хат та яздым ди Нуриәхмәт.

Татар иҗтимагый үзәге Казан милли мәдәният үзәгендәге Хөррият һәйкәле янында Хәтер көне чарасын үткәргәч, Кирмәнгә Сөембикә манарасы янына барып, шәһит киткәннәрнең рухына дога кылу оештырырга планлаштыра. Үзәк шәһәр хакимиятеннән җавапны дүшәмбе алырбыз дип өметләнә.

Узган ел Хөррият һәйкәле янына Хәтер көненә 500ләп кеше җыелган иде.

XS
SM
MD
LG