Accessibility links

Кобе: татарлар китсә дә, мәчетләре сакланган


Кобе мәчете
Кобе мәчете

Япониядә кайчандыр татарлар төзеткән мәчетләр инде милләттәшләребезгә карамый. Заманында ватандашлык бирү хөрмәтенә аларны Төркиягә бүләк иткәннәр. Кобедагы беренче мәчетнең 80 еллыгы уңаеннан киләсе атнада зур чаралар каралган.

Соңгы вакытта Татарстанның Япония татарларына игътибары артты. Күптән түгел анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов булып татарлар белән очрашкан иде. Менә тиздән Япониядә татарлар тарафыннан төзелгән Кобе мәчетенең 80 еллыгы уңаеннан шактый гына чаралар каралган. Аны Татарстан хөкүмәте Япониядәге татар диаспорасы белән берлектә оештыра. Татарстан ягыннан оештыручыларның берсе – Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге мөдире Марат Гыйбатдинов белән шул хакта сөйләштек.

Марат Гыйбатдинов Кобе мәчетенең 80 еллыгы чаралары турында сөйли
please wait

No media source currently available

0:00 0:15:23 0:00
йөкләү

– Марат әфәнде, Кобе мәчетенең 80 еллыгы уңаеннан нинди чаралар көтелә?

– Бу чараның максаты – Япониядә Кобеда беренче мәчет ачылуның 80 еллыгын тантаналы уздыру. Әлбәттә инде бу мәчеткә нигез салуга зур өлеш керткән татар мөһаҗирләре, татар диаспорасын хөрмәтләү. Моны сорап хәзер Япониядә яшәүче татар диаспорасы безнең Татарстан президентына мөрәҗәгать иткән иде.Президент аны хуплады.

Марат Гыйбатдинов
Марат Гыйбатдинов

Икенчедән, беренче тапкыр Токиода татар мәдәниятен күрсәтәчәкбез. Кызганычка каршы әле Сабантуй уздырып булмый. Бәлкем киләсе елларга анысы да булыр. Бу юлы зур концерт булачак.

Без Япониядә татарларны өйрәнә торган галимнәрне туплап (20дән артык галим бар), аларның эшләгән проектлары белән танышып, киләчәктә уртак проектлар булдыру максатын да истә тотабыз.

Бу чара берничә өлештән тора. 17 октябрьдә Токио мәчете каршындагы мәдәният үзәге каршында рәсми өлешендә төрле чыгышлар каралган. Чараның ачылышы шул булачак. 18 октябрьдә Токиодагы Токая университеты каршында татар концерты, татар мультфильмнарын күрсәтү, татар ризыклары белән таныштыру һәм башка мәдәни чаралар каралган. 19 октябрьдә шулай ук Токая университетында фәнни-гамәли конференциясенең беренче өлеше узачак. Аның темасы: "Мәдәни, икътисади, технологик элемтәләр. Япония белән татар дөньясы бәйләнешләре".

Кобедагы мәчетнең элекке фотосы
Кобедагы мәчетнең элекке фотосы

21 октябрьдә Кобедагы мәчетнең юбилей чаралары булачак. Безнең вәкиллек мәчеткә барып андагы мөселманнар белән очрашып, андагы татар зиратына барачак. 22 октябрьдә Симане районына караган Хамада шәһәренә барачакбыз. Безнең тарих институтының Симане университеты белән хезмәттәшлек килешүе бар. Шул килешү нигезендә Симанеда саклана торган татар материалларының бер өлеше копияләрен Татарстанга кайтарабыз. Мәсьәлән "Милли байрак" Маньчжуриядә 30нчы елларда Гаяз Исхакый нигез салган оешма тарафыннан чыгарылган газета. Аның тулы нөсхәсе Япониядә саклана. Шуның копиясен Татарстанга кайтарабыз.

22 октябрьдә Мацуэ (Симане районы башкаласында) шулай ук татар артистлары концерты була. 23 октябрьдә шунда ук конференциянең дәвамы көтелә.

Токиода узачак конференциянең төп проблемнары - Япониядәге татарларны өйрәнә торган галимнәрне җыю һәм аларның чыгышлары. Мацуэда өч төп тема: Япониядә саклана торган татар архивларын барлау һәм өйрәнү, “татара” дигән корыч ясау технологиясе белән танышу. Бу хакта инде язып та чыктылар. Япониядә самурай кылычларын шул "татара" дигән технология белән ясыйлар һәм ул борынгы татарлардан (IV-VII гасырларда) Алтай тауларыннан Корея аркылы Япониягә кергән дип фараз бар.

Теманың соңгысы - традицион җәмгыятьтә модернизация процесслары барышы. Моны татарлар һәм Япония үрнәгендә күрсәтергә телибез.

– Бу чараларда Татарстаннан кемнәр катнаша?

– Татарстан вәкиллегенә Министрлар кабинетыннан мәдәният, телләр үсеше идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, тарих институтыннан җитәкче урынбасары Радик Салихов һәм башка галимнәр. Шулай ук КФУдан бер галимә бара. Татар артистлары төркеменә аталы-уллы Маликовлар, Эльза Абаева, Луиза Хуҗина, Сөмбел Билалова, Ринат Вәлиев һәм башкалар керә.

– Бу чара Япониядәге татарлар белән берлектә уздырыла. Андагы татар диаспорасы зурмы?

– Кызганычка каршы әле ул көчле диаспора түгел. Алар бер җирдә генә тупланмаган һәм сибелеп яшиләр. Тагын бер проблема – элекке диаспора инде бетеп бара. Аларның күбесе өлкән яшьтәгеләр. 60-70 елларда күбесе АКШка, Төркиягә күчеп киткәннәр һәм Япониядә бик азлары гына калган.

Кобедагы мәчет ачылышы. 1935 ел.
Кобедагы мәчет ачылышы. 1935 ел.

Яшь диаспора дигәндә күбесе студентлар яисә эшмәкәрләр. Алар Япониягә килеп шунда төпләнеп калучылар. Кызганычка алар әле бер-берсен бик белми. Татарстаннан Лариса Усманова күп еллар Япониядә яшәп диссертация яклап татар диаспорасын өйрәнде. Аның ярдәмендә без яңа элемтәләргә ия булдык. Хәзер Япониядәге татарлар бер-берсенең элемтәләрен бездән сорый. Димәк бу чара Япониядә яшәгән татарларга да бер-берсе белән танышуга этәргеч булачак һәм киләчәктә андагы татар җәмгыяте активлашып китер дип ышанабыз.

– Хәзер анда татар теле курслары да ачылды. Дәресләрне анда яшәүче Гөлнара Карасава алып бара дип беләм. Яшь буын татарлар дигәндә сез аларны истә тотасызмы?

– Әйе татар теле курслары да ачылды. Алар латин әлифбасы нигезендә алып барыла һәм бераз үзенчәлекле юнәлеш. Без күбрәк Әхмәт һәм Динә Вәлиева белән элемтәдә торабыз.

– Япониягә яңа килгән буын белән элекке буын арасында элемтә бармы?

– Бар. Без өлкән буын белән дә яшь буын белән дә очрашып сөйләшкән бар. Алар бер-берсен бик әйбәт аңлыйлар. Элекке эмиграциядәге татарлар советларның дәвамчысы буларак Русиягә шикләнеп карый. Элек бу бигрәк тә көчле булган. Хәзер инде бик сизелми.

Кобедагы татар мәктәбе.1930 ел.
Кобедагы татар мәктәбе.1930 ел.

Монда бары бер генә проблема - өлкән буын вафат була бара. Аларның калганнары да яшьләргә ярдәм күрсәтерлек хәлдә түгел. Шул ук вакытта Япониядә татар һәм төрек җәмгыяте арасында мөнәсәбәтләр бик нык. Элеккеге татар диаспорасы үзе ярдәм итә алмаса да, төрек дусларыбызга мөрәҗәгать итәләр, чөнки төрекләр Япониягә килә башлагач, татарлар аларга зур ярдәм күрсәткән. Шуңа төрекләр татарларга бик рәхмәтле. Хәзер инде төрекләр татарларга ярдәм кулы суза.

– Шул ук вакытта элек татарлар төзеткән мәчет хәзер төрекләр кулында дип беләм.

– Күп еллар буе Япониядә яшәгән татарларның бернинди ватандашлыгы булмаган. Алар Русия империясеннән киткәннәр, Япониядә ул вакытта ватандашлык алу хокукы булмаган. Шуңа алар читкә чыга алмаган. 60-70нчы елларда Төркия дәүләте аларга төрек ватандашлыгы алу мөмкинлеген биргәч алар әлбәттә бу форсаттан файдаланып төрек ватандашлыгын алганнар һәм инде җәмгыятьнең күпчелек әгъзалары Төркиягә һәм АКШка китеп барган.

Кобедагы татарлар җыелышы. 1934 ел.
Кобедагы татарлар җыелышы. 1934 ел.

Калган татар җәмгыяте мәчетләрне, мәктәпләрне тота алмаган. Шуңа күрә мәчетне һәм аның җирен төрекләргә бүләк итеп бирергә мәҗбүр булганнар. Бу ватандашлык алуга рәхмәт йөзеннән эшләнгән. Әлбәттә финанс проблемнары да булган, чөнки саннары кимегән була.

Бүген Токиодагы мәчет төрек җәмгыяте, ә Кобедагы мәчет Япониядәге мөселманнар кулында. Кызганычка каршы Кобедагы тарихи мәчеттә инде бер генә татар кешесе дә калмаган. Анда күбрәк Пакстан, Малайзия һәм башка мөселманнар җыела.

– Мәчетләр шул татарлар төзеткән килеш сакланамы?

– Токиодагы мәчет җир тетрәүләр һәм башка сәбәпләр белән начар хәлгә килеп, аны сүткәннәр. Һәм 2000 елларда төрекләр шул ук урында яңа мәчет салганнар. Кобедагысы оригиналь мәчет булып сакланып калган.

Япониядәге татарлар
Япониядәге татарлар

Токио мәчетләренең архивлары Япониядә саклана. Элекке буынның китеп баруы бу зур проблема. Аларның оныклары инде үзләрен япон дип хис итә. Шуңа гаилә, мәчет архивларын табарга тырышабыз. Аларны бер җирдә туплап, Татарстанга кайтарырга яки инде Япониядәге берәр архивта яки китапханә каршында саклап аларны өйрәнү мөмкинлеген тудырырга тырышабыз.

"Милли байрак"ның кайбер саннары Япониядән Татарстанга кайтарылды. Маньчжуриядә басылган берничә китап алар милли китапханәнең сирәк китапханәләрендә саклана һәм алар бик аз санда.

– Сез Япониягә сәфәр барышында татар зиратында да булачакбыз, дидегез. Бу зират хәзер кем карамагында?

– Төгәл әйтә алмыйм. Мөселман җәмгыяте кулында дип беләм. Токиодагы зиратны яхшы карыйлар. Анда Япониягә исламны алып килгән Габдрәшит Ибраһимов һәм башка татар кешеләре каберләре сакланган.

Татар балалары белем ала
Татар балалары белем ала

Кобеда да зират бар. Зиратның иске урынында җир тетрәү булу мөмкинлеге сәбәпле, японнар аны башка яңа җиргә күчергәннәр һәм бөтен каберләр дә күчерелгән.

– Япониягә исламны тараткан Габдрәшит Ибраһимов үткәнен өйрәнү ни дәрәҗәдә?

– Габдрәшит Ибраһимовны бездә дә, Япониядә дә өйрәнәләр. Безнең университетта сәяхәтнамәләрен, китапларын тәрҗемә итәргә уйлыйлар. Германиядә дә өйрәнәләр. Әлбәттә, Габдрәшит Ибраһимов ул бөек шәхес һәм шуңа төрле яклары була. Андый шәхесләрне төрле яклап өйрәнергә кирәк. Аны өйрәнүгә чит ил материаллары да ярдәм итәчәк. Русия мөселманнарын, чит ил мөселманнарын берләштерә торган бик әһәмиятле фигура. Япониядә ислам таратуда аның өлеше бик зур.

XS
SM
MD
LG