Төмән өлкәсендә яшәүче себертатарлар милли-мәдәни мохтариятенең (автономия) I корылтае Төмән шәһәрендә 28 ноябрь көнне булачак. Мохтарият идарәсе 6 октябрь көнне булган киңәшмәдә әнә шундый карарга килде. Төмән шәһәре себертатар мохтарияте җитәкчесе Динар Абукин Азатлыкка корылтайны тарихи вакыйга дип бәяләп, әле моңа кадәр беркайчан да бары тик себертатарлар гына җыелып үзләренең зур чараларын үткәрмәгән иде дип белдерде.
Оештыручылар корылтайда өлкәнең шәһәр һәм авылларыннан 120ләп делегат катнашачак дип белдерә. Алар элек төрле чараларга себертатар вәкилләренең урындагы хакимиятләр фатихасын алгач кына килгәнлеген, ә корылтайга исә милли, социаль-икътисади проблемнарын яхшы аңлаган активистлар җыелачак дип тә белдерә.
Корылтайга кадәр Төмән өлкәсендә себертатарларның алты (Вагай районы, Аромаш районы, Төмән шәһәре, Тубыл шәһәре, Тубыл районы, Түбән Тәүде районы) җирле автономиясе оешты. Абукин сүзләренчә, алга таба Төмән, Яркәү һәм Ялутор районнарында да себертатар автономиясе булдырачаклар.
Корылтай вакытында себертатарларның социаль-икътисади үсеш һәм шулай ук себертатар мәдәниятен үстерү програмнарын да кабул итәргә җыеналар. Делегатлар алдында себертатарларның әләме нинди булырга тиеш дигән мәсьәлә дә күтәреләчәк. Төмән өлкәсе себертатар автономиясе низамнамәсенә үзгәрешләр кертеләчәк.
Моңа кадәр Төмән өлкәсендә эшләп килгән автономия – Себертатарлар һәм Төмән өлкәсендә яшәүче татарлар автономиясе дип атала иде. Абукин: "Федераль кануннар нигезендә себертатарларның этник берлеге таныла һәм шуңа күрә без себертатарларның үзләренең генә милли-мәдәни мохтариятләре булырга тиеш дип исәплибез", ди. Шул ук вакытта, ул калган иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлеккә әзер икәнлекләрен дә белдерә.
Корылтайга Дөнья татар конгрессы, Төмән өлкәсендәге башка оешмаларның вәкилләрен дә чакырачаклар. Төмән өлкәсендәге татарлар, себертатарлар алдында торган проблемнарны хәл итү өчен киләчәктә барлык оешмаларның вәкилләреннән торган координация шурасы төзергә теләкләре дә бар.
Себертатар активистлар фикеренчә, татар мәктәпләрен саклау, себертатар авылларына юллар салу, халыкны эшле итү, гомер-гомергә балык тоткан күлләрен һәм башка табигый байлыкларын үзләренә кайтару мәсьәләләре дә көн кадагында тора.
Сергей Собянин (хәзер Мәскәү мэры) 2001 ел башында губернатор итеп сайлангач, җирле халык булган себертатарларны да өлкәдәге башка милләтләр белән тигезләү сәясәте башланды. Оптимальләштерү сылтавы белән, зур булмаган мәктәпләрне ябып, балаларны урыс мәктәпләренә күчерә башладылар. Ул елларда 30лап мәктәп ябылды. Реформалар нәтиҗәсендә мәдәниятнең хәле дә мактанырлык булмады. Себертатарларның горурлыгы - традициягә кергән Вагай районы татар мәдәнияте фестивале дә юкка чыкты.
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер йә ике тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаган күп авыллар да бар Себердә.
Төмән өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров себертатар автономиясе оешуны хуплый. "Милли һәм социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итү өчен терәк булачак", дип әйтә ул.
Себертатарлар һәм Төмән өлкәсендә яшәүче татарлар автономиясе җитәкчесе Ришат Җиһаншин: "Бу яңа автономия яшерен рәвештә төзелде, без генә халык тарафыннан оештырылган автономия, яңа оешманы танымыйбыз, аның җитәкчесен беркем дә белми", дип белдерде Азатлыкка.
2015 елның март аенда Төмән шәһәре себертатар автономиясенең хисап-сайлау конференциясендә өлкә күләмендә оешма төзү карары кабул ителде. Бөтен документлар әзерләнеп, июль ахырында өлкә автономиясе теркәлү узды. Ул вакытта Азатлыкка Абукин киләчәктә себертатарларның җирле халык статусы алу мәсьәләсе дә күтәреләчәген кире какмаган иде.
"Статус кирәкме, юкмы икәнен халык үзе хәл итәчәк. Без шуның өчен дә мохтарият булдырабыз. Һәм безнең бурыч – җирле мохтариятләрнең урыннарда халык белән, хакимият белән уртак тел табуы; җыелган тел, мәдәният, икътисади мәсьәләләрне планлы рәвештә урыннарда хәл итәргә тырышу. Әгәр инде халык һәм хакимият белән элемтә булдырылса, бу чылбыр себертатарлар өчен хезмәт итә башласа, анда алар үзләре үк статус кирәклеге турында белдерәчәкләр", ди Абукин.
Корылтайга әзерлек Төмәндә Ермакка һәйкәл кую мәсьәләсе куерган вакытта бара. Төмән шәһәре депутаты Альбина Селезнева "Тура" бистәсендә Ермакка һәйкәл кую өчен имазалар җыю оештыргач, себертатар активистлар моңа кискен каршы чыкты.
Үзе дә шәһәр депутаты буларак, Абукин бу мәсьәләне шәһәр түрәләре алдында да күтәргән. Төмән шәһәре автономиясе шау-шу тугач мэрга шикаять тә язган иде. Хакимиятләр аңа "безгә һәйкәл кую турында бернинди үтенеч тә килмәде" дип җавап биргән. Үтенеч булган очракта да бу мәсьәләне шәһәрнең һәйкәлләр комитеты караячак. Әмма бу комитетка себертатар җәмәгатьчелегенән берәү дә кермәгән. Абукин Төмән өлкәсенең милли эшләр комитеты да, Төмәннең миләтара мөнәсәбәтләр комитеты да Ермак мәсьләсендә эшне зурга җибәрмәс дип өметләнә.
Абукин 7 октябрь көнне Ермакка һәйкәл кую белән янып йөргән Селезнева белән дә очрашып сөйләшкән. Бу очрашу вакытында Селезнева башлаган эшеннән артка чигенмәячәген белдергән. Депутат ханым җәмәгатьчелекне җыеп һәйкәл мәсьәләсен түгәрәк өстәлгә дә чыгарырга җыена.
Әгәр Ермакка һәйкәл кую эшләре алга таба да дәвам итсә, ноябрь ахырында булачак корылтайда өлкәдәге бөтен себертатарлар исеменнән "һәйкәл булмаска тиеш" дигән карар кабул итәргә җыенуларын да белдерде Абукин.
Фотогалерея: Дөньядан аерылган себер татарлары тормышы
Дөньядан аерылган себер татарлары тормышы
1/31
Кыскыркүл авылының очкычтан күренеше
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
2/31
Авылга очкыч килде. Аны каршыларга гадәттә бөтен авыл чыга
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
3/31
Күп урыннардан, тирән булмаган сулыклардан бары тик машинада гына үтеп була
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
4/31
Махсус тәгәрмәчле техникаң булмаса беркая да барып булмый
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
5/31
Күкрәндедә әле дә халык телендә "уфалла" дип аталган арбасыз яшәп булмый
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
6/31

7/31
Җәен көймә, кышын чана юлга чыга

8/31
Себер татарлары балык тота торган төрле-төрле ятмәләрен һәрвакыт тәртиптә тота
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
9/31
Сазлыклар арасындагы авылларда әле дә кул сөт аергычлары
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
10/31
Кибеткә тавар кайтты. Башта аны олы җирдән көймә белән китерәләр, аннары күтәреп басмалардан кибеткә ташыйлар
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
11/31
Балыгы да эчәр суы да күлдән. Кыш көне күлнең бозын кисеп эретеп эчәләр
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
12/31

13/31
Колхозлар беткәч, балык тоту артельләре таралгач, хосусыйлаштырылгач күпләр эшсез калды
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
14/31
Балык тоту өчен иң җайлысы каек көймә. Ул тоташ бер агачтан ясала.
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
15/31
Кара ция (караҗиләк, черника) себердә бик уңа
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
16/31
Авылларда кул осталары да бар. Нурмөхәммәт Тимербултов өй кашагалары да, тәрәзә бизәкләре дә ясый
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
17/31
Җиңел машина, арбалы ат һәм мотоцикл өчен салынган махсус юл
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
18/31

19/31
Бу якларда көтү көтү дигән эш юк. Мал-терлек үз рәхәтендә
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
20/31

21/31
Атнага бер йөри торган очкычта бер вакытта да урын булмый. Пилотлар кешеләрне кызганып күбрәк тә алырга мөмкин. Бу очкычлар да бик тузган инде
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
22/31
Һәркемнең үз печәнлеге бар. Печән әзерләгәндә кайтып тормас өчен монда өй сыман бер корылма да салып куялар. Бу якларда терлекләргә печәнне кыш кергәч, сазлыклар каткач трактор белән сөйрәтеп алып кайталар.
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
23/31

24/31
Аусак авылы балалары

25/31
Саз циядән (мүк җиләге, клюква) шәңгәләр - себер татарларының яраткан ризыгы
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
26/31
Күкрәндедә бер күлдән икенче күлгә йөри торган кечкенә елгачыкларны авыл халкы сазлыкларда кайчандыр үзе казыган
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
27/31

28/31

29/31

30/31

31/31
Сазлыклар арасында яшәүчеләрнең тормышы күргәзмәгә килгәннәрне хәйран итте. Бу рәсемнәрне "Тюменская область сегодня" хезмәткәрләре Валерий Бычков һәм Дмитрий Ткачук төшерде.
Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
Previous slide
Next slide