Accessibility links

сишәмбе, 30 май 2017, Казан вакыты 12:22

"Русиядә балаларның 70% рухи яктан сәламәт түгел"


Сербский исемендәге федераль медицина психиатрия һәм наркология тикшеренүләре үзәге башлыгы Зураб Кекелидзе

10 октябрь Халыкара психик сәламәтлек көне алдыннан Русия баш психиатры Зураб Кекелидзе мәктәп укучыларының 70% психик яктан сәламәт түгел дип белдерде.

10 октябрь Халыкара психик сәламәтлек көне билгеләнә. Мәскәүдә Сербский исемендәге федераль медицина психиатрия һәм наркология тикшеренүләре үзәге башлыгы Зураб Кекелидзе сүзләренә караганда, мәктәп балаларының 70% рухи яктан сәламәт түгел, аларның үсешендә тоткарлыклар бар.

Беренче сыйныфка баручыларның 40% мәктәпкә авыр ияләшә, укуга керешә алмый. Моны илнең баш психиатры мәктәп табибларының психиатрия белеме булмавы белән аңлатты.

"Бүгенге көндә табиблар балаларны психодиспансерларга озату юлын карый, ә балаларны анда салмас өчен башта мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк", диде Кекелидзе.

Авырулар һәм авыруга сабышуга якын кешеләрнең саны шундый югары булуын икътисади-финанс кризиска да бәйлиләр. Илдәге тотрыксызлык нерв системалары йомшак булганнарны тиз егып сала. Бу башы гына, ди белгечләр. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразларына караганда, 2020 елда депрессия һәм аның нәтиҗәсендә барлыкка килгән шизофрения кешелек дөньясының иң зур бәлаләренең берсенә әйләнәчәк.

"Ялгыш карарлар кабул итүдән тыелырга"

23-26 сентябрь Казанда узган Русия психиатрлары корылтае да "Реформалар чорында психиатрия: проблемнары һәм перспективалары" темасына багышланды. Русия һәм БДБ илләреннән, шулай ук Германия, Италия, Хорватия, АКШ һәм Австралиядән белгечләр, барлыгы 1300ләп кеше катнашты.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин рухи хасталарны дәвалау һәм авыруларның тормыш сыйфатын яхшырту кризис аркасында авырлаша дип зарланды. Гәрчә кризиска кадәр дә Татарстанда психиатрия ярдәмен күрсәтү хәзерге кебек иде. Рәсми саннарга караганда, Европа илләрендә һәр өч кешенең берсендә төрле дәрәҗәдә психик авыруга сабышу, депрессия, шизофрения чалымнары бар дип санала. Бу якынча 30%. Казанда психиатрлар корылтаенда министр Вафин, Татарстанда ел саен сигез мең кеше авырый, тагын җиде меңе алкоголизм һәм наркоманиягә сабыша (аларны рухи хасталар белән бергә һәм бертөрле дәвалыйлар - ред.), дип белдерде. Барысын бергә санаганда да бу республика халык санының 0.4% чамасы.

Русия сәламәтлек саклауны күзәтү идарәсе (Росздравнадзор) башлыгы урынбасары, Татарстанның танылган психиатры Александр Карпов үз чыгышында сәламәтлек саклау өлкәсендә "бик үк дөрес булмаган карарлар" кабул ителә диде. Шундый карарларның берсе - быелның җәеннән психиатрия инвалидларына бушка биреләсе даруларны түләүле итү һәм чит ил даруларын Русиядә җитештерелгәннәр белән алмаштыру карары булды.

Онкология кебек үк психиатрия чирләре Русиядә генә түгел, дөньяның башка илләрендә дә таралган. Әмма чит илләрдә рухи авыруларга мөнәсәбәт башка. Русия авыруларны яшереп тоту, яшәү сыйфатын кайгыртмау һәм кирәк булган даруларын да бирмәү ягын караганда, Европа илләре аларны диспансерларга җиткермәү, ярдәм итү чараларын алдан күрү ягын карыйлар. Балаларда кечкенәдән авыру кешеләргә яхшы мөгамәлә һәм мөмкин кадәр ярдәм итү тәрбияләнә. Андый җәмгыятьләрдә авыру кешеләргә алар булдыра алган эш табарга, аралашырга ярдәм итәләр. Боларның күбесен дәүләт түгел, ә хосусый һәм иҗтимагый фондлар грантлар ярдәмендә башкара.

Казанда узган корылтайда Александр Карпов түрәләрне ашыгыч карарлар кабул итүдән тыелырга чакырды. Русиядә психик авырулар канун нигезендә бары тик дәүләт хастаханәләрендә дәваланырга мәҗбүр. Хосусый табиблар юк, психологик ярдәм күрсәтү киң таралмаган. Карпов хастаханәләрне япмаска, анда урыннарны кыскартмаска чакырды (Казандагы ике психиатрия хастаханәсендә күпчелек урыннарны наркомания һәм алкоголизмнан дәвалау өчен калдыру ниятләре бар – ред.)

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG