8 октябрь Татарстанның Болгар тарихи шәһәрендә ислам академиясе ачылды. Бу уңайдан Истәлек билгесе бинасында халыкара конференция оештырылды һәм Ак мәчеттә Коръәнне матур итеп укырга өйрәтү курсларын ачу тантанасы үтте.
Болгар ислам академиясенең бинасы әлегә проект хәлендә генә булса да, бу академия кысасында беренче чаралар инде оештырыла да башлады. Атнакич шушы уңайдан Болгарда "Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы" дигән халыкара конференция оештырылды. Аның эшендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Конференция алдыннан Ак мәчеттә Коръәнне матур итеп уку буенча алты айлык курслар ачылды. Бу курсларны уздыру өчен Төркиядән ике остазның китерелүе һәм аларның Татарстан имамнарына гына түгел, күрше республикалардан да киләчәк дин белгечләренә дәресләр бирәчәге һәм матур итеп Коръән укырга өйрәтәчәге әйтелде.
Халыкара конференциягә килгәндә, бу чарага Татарстан президентыннан тыш, Русиядәге мөфтиләр Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Әлбир Крганов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Төркия, Сүрия, Мисыр, Дагыстаннан килгән дин галимнәре һәм әһелләре катнашты.
"Америка Сүриядә ахырзаман булдырырга тырыша"
Мөфти Тәлгать Таҗетдин
Мөфти Тәлгать Таҗетдин үз чыгышын Болгарны торгызганнары өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтләрен укып башлады. Ул чыгышында Болгар, Якын Көнчыгышта барган хәлләр, ислам дине һәм Болгарда эшли башлаячак Болгар Ислам академиясе турында әйтте. Таҗетдин шулай ук Аллаһы Тәгаләнең урыс, татар, инглиз телләрендә әйтелешләрен дә нигәдер чагыштырып үтүне кирәк дип санады. Аның вакыт-вакыт күңеле тулып тавышы да калтырап алды.
"Бүгеннән башлап монда Болгар ислам академиясе үз эшен башлый. Бүген дини тормышыбыз ягыннан гына түгел, бар тормышыбыз өчен тарихи яңа чор ачыла. Аның ахыры булмаячак. Ахыры - ахырзаманда гына булачак. Бу ахырзаманны хәзерге көндә Америка һәм аның койрыклары Сүриядә һәм Гыйракта, Мисырда булдырырга тырыша. Әмма бу барып чыкмаячак.
Бүген Русиядә 15 ел эчендә 7 мең ярым мәчет төзелгән. Җиде университет ачылды һәм хәзер менә ислам академиясе төзелде.
Аллаһы Тәгаләне Бог, Господь дисәң була, ләкин Европадагы кебек God кына димәгез
Без традицион ислам турында сөйләшәбез. Әмма беркем дә традицион ислам нәрсә ул дип сорамый. Ислам - ул бер. Әмма аны төрлечә җиткерүчеләр бар. Укытучым Әхмәтзәки хәзрәт, ислам ул - бер чыганак, чишмә кебек дип әйтә торган иде. Берәү бу чишмәдән суны чиста савыттан алып эчсә, икенче берәү пычрак савытка салып ала. Савыт пычрак булса, монда исламның ни катнашы бар?
Без җитмеш еллык атеистлык чорын артта калдырдык. Безгә, Алла юк, Алла юк, дип әйтеп килделәр. Әмма алар ялгыштылар. Һәм шундый бер вакыт җитте ки, русияле, Алла бар һәм ул бер генә, диде. Аллаһы Тәгаләне Бог дип әйтсәң дә, Господь дип әйтсәң дә була. Ләкин Европадагы кебек God дип кенә түгел. Аллаһы Тәгаләне гад дигән буласың, үзең син гад", дип сөйләде Таҗетдин.
"Академия якшәмбе мәктәбе булып калмаска тиеш"
Мөфти Равил Гайнетдин
Таҗетдиннән соң сүз икенче бер мөфти Равил Гайнетдингә бирелде. Ул үз чыгышын Мәскәүдә ачылган яңа мәчеттән башлады, мәчетне төзү өчен Мәскәү хакимиятенең бер тиен дә акча бирмәвен, барлык финансларны үзләренә табарга туры килүен әйтте. Гайнетдин шулай ук Татарстан президентының президент сайлауларында җиңеп чыгуы белән котларга да онытмады. Аның бу сүзләренә залдагылар алкышлар белән җавап бирде.
Без сөекле президентыбыз Владимир Путинны авыр хәлдә калдырмаска тиеш
Гайнетдин Болгарда корылган Болгар ислам академиясенең эшчәнлегенә үзләре ягыннан барлык ярдәмнең күрсәтеләчәген, әмма бу академиянең үз эшчәнлеге белән Татарстан һәм Русия президентларын авыр хәлдә калдырмаска тиешлегенә дә басым ясады.
"Мин үз ягымнан бар кешегә дә реалист булырга тәкъдим итәм. Һәм Татарстан президентын авыр хәлдә калдырмау өчен уйларга кирәк дим. Һәм Татарстан президенты да үз чиратында барлык ислам дөньясы алдында безнең милләтебезнең лидеры, безнең сөекле президентыбыз Владимир Путинны авыр хәлдә калдырмаска тиеш. Шуңа күрә Болгардагы безнең ислам академиясе якшәмбе мәктәбе булып кына калмаска тиеш. Бу академия Коръән өйрәтелә торган башлангыч мәктәп кенә булып калмаска тиеш", дип белдерде Равил Гайнетдин.
8 октябрь Татарстанның Болгар тарихи шәһәрендә ислам академиясе ачылды. Бу уңайдан Истәлек билгесе бинасында халыкара конференция оештырылды һәм Ак мәчеттә Коръәнне матур итеп укырга өйрәтү курсларын ачу тантанасы да үтте.
2/21 Ак мәчеттә Коръәнне матур уку буенча алты айлык курсларны ачу

11/21 Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин

15/21 Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач
8 октябрь Татарстанның Болгар тарихи шәһәрендә ислам академиясе ачылды. Бу уңайдан Истәлек билгесе бинасында халыкара конференция оештырылды һәм Ак мәчеттә Коръәнне матур итеп укырга өйрәтү курсларын ачу тантанасы да үтте.
16/21 Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов конференция алдыннан Русия мөфтиләре белән фикерләшә
8 октябрь Татарстанның Болгар тарихи шәһәрендә ислам академиясе ачылды. Бу уңайдан Истәлек билгесе бинасында халыкара конференция оештырылды һәм Ак мәчеттә Коръәнне матур итеп укырга өйрәтү курсларын ачу тантанасы да үтте.
17/21 Халыкара конференция барышында ике мөфти һәм ике президент
8 октябрь Татарстанның Болгар тарихи шәһәрендә ислам академиясе ачылды. Бу уңайдан Истәлек билгесе бинасында халыкара конференция оештырылды һәм Ак мәчеттә Коръәнне матур итеп укырга өйрәтү курсларын ачу тантанасы да үтте.
8 октябрь Татарстанның Болгар тарихи шәһәрендә ислам академиясе ачылды. Бу уңайдан Истәлек билгесе бинасында халыкара конференция оештырылды һәм Ак мәчеттә Коръәнне матур итеп укырга өйрәтү курсларын ачу тантанасы да үтте.
19/21 Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин