Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада яшьләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды


Уфада яшьләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00

Уфада яшьләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды

9 октябрь республика йортында Башкортстанның Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр премияләре тапшырылды.

11 октябрь Башкортстанда Республика көне билгеләнәчәк. Бәйрәм алдыннан һәр елдагыча республиканың яшьләр бүләкләрен тапшыру чарасы узды. Чарада 2013-2014 елга әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә лауреатлар бүләкләнде. Быел Шәехзадә Бабич премиясе яшь язучы Айгиз Баймөхәммәтов, кларнетта уйнаучы музыкант Артур Нәзиуллин һәм рәссамнар Вера Фролова белән Айгөл Ишбердинага тапшырылды.

Айгиз Баймөхәмәтов 1988 елда Белорет районында туа. Бала чагы балалар йортында уза. Башкортстан дәүләт университетын тәмамлый. 2013 елда аның “Калдырма мине, әни” исемле беренче китабы нәшер ителде. Ул китапта балалар йортындагы рәхимсезлек, шәфкатьсезлек турында бәян ителә. Әлеге китап җәмәгатьчелектә зур яңгыраш алды.

Кларнетчы Артур Нәзиуллин Мәскәү дәүләт академия филармониясендә эшли, Русия президенты гранты иясе. Кларнетчыларның халыкара ассоциациясе мәгълүматларына күрә, ул - дөньядагы 10 иң сәләтле яшь кларнетчыларның берсе.

Рәссамнар Вера Фролова һәм Айгөл Ишбердина яшьләр бүләгенә “Туган якта кулга кул тотынышып” дип аталган уртак эшләре өчен лаек булды. Уфаның “Мирас” сәнгать галереясендә рәссамнарның шул исемдәге уртак күргәзмәсе үткән иде. Аларга куелган эшләрдә Башкортстанның гүзәллеге, халкы, гореф-гадәтләре, буыннар чылбыры чагылыш тапты. Ул картиналар җәмәгатьчелек һәм сәнгать сөючеләр тарафыннан югары бәя алды.

Башкортстан республикасының Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр премиясе 1995 елдан башлап бирелә. Ул 16дан алып 35 яшькәчә яшьләргә тапшырыла. Агымдагы елда аның күләме 150 мең сум тәшкил итә.

Шәехзадә Бабич бүләге ияләре: яшь язучы Айгиз Баймөхәммәтов, рәссамнар Айгөл Ишбердина һәм Вера Фролова, кларнетчы Артур Нәзиуллин
Шәехзадә Бабич бүләге ияләре: яшь язучы Айгиз Баймөхәммәтов, рәссамнар Айгөл Ишбердина һәм Вера Фролова, кларнетчы Артур Нәзиуллин

XS
SM
MD
LG