Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция Кама аръягы активистларын Хәтер көнендә Казанга җибәрмәде


Хәтер көненә баручыларның машиналарын тентү
Хәтер көненә баручыларның машиналарын тентү

Кама аръягы милли хәрәкәте вәкилләрен Казанда узарга тиешле Хәтер көненә җибәрмәү өчен полиция кулга алды, тоткарлады. Айдар Хәлимдә үлән чәе табылып тикшерү башланган.

Соңгы елларда хокук органнары Хәтер көнен уздыруга зур каршылык күрсәтеп килде. Быел да әлеге органнар Кама аръягы милли хәрәкәте вәкилләрен Казанда узарга тиешле Хәтер көненә җибәрмәү өчен кулга алулар, баручыларны тоткарлаулар булуы мәгълүм булды.

Казанда хәтер көне
Казанда хәтер көне

Казандагы Хәтер көненә ничек итеп җыенулары, ничек итеп юлга кузгалулары хакында без беренче булып Алабуга каласы вәкилләренә мөрәҗәгать иттек. Шундый максаттан татар милли хәрәкәте оештырган чараларда даими катнашучы Фәрит Гатауллин фикерләрен белешергә теләп, аңа шалтыраттык. Иртәнге алтынчы яртыларда Фәрит әфәнденең тавышы дулкынланулы булса да, көр иде. Менә аннан нәрсә белдек:

“Безнең Казанда узасы Хәтер көненә бара алуыбыз гомумән сорау астында. Минем ишек алдында, капка төбендә полиция кешеләре йөри. Алар минем Казанга бару өчен өйдән чыкканны көтә. Миңа кадәр инде Алабугада, безнең мәхәлләдән Фәрит Фәттәховны, Илдар Гыйлметдиновны иртәнге дүртләр тулып китүгә кулга алганнар. Ә менә мин уйлыйм әле, ишекне ачып ишек алдына чыгаргамы, юкмы дип. Казанга барып булмастыр, кулга алып барыбер тоткарларлар, дип уйлыйм”, дигән иде. Аннан соңгы шалтыратуларга Фәрит әфәнде җавап бирмәде. Сәбәбе – ул берничә сәгать буена Алабуганың җинаятләрне эзләү бүлегендә тоткарланган икән.

Казанда хәтер көне җыены
Казанда хәтер көне җыены

Иртәнге унынчы яртыларда Фәрит Гатауллин белән кабат элемтәгә керәбез.

“Полиция кешеләре озак көтеп арыдылармы, минем капка төбеннән киткән сыман булганнар иде. Ләкин шундый кыяфәт ясаганнар гына булып чыкты. Чөнки өйдән чыгуга “угро” офицерлары Сергей Романов һәм Илдар Вәлиуллин мине эләктереп алдылар. Полиция идарәсендә үзләренчә сорау алдылар. “Митинглар оештырырга телисез икән, ни өчен? дигәннәре дә булды. Аннан соң Вәлиуллин дигәне “Син кем яклы, Путин ягындамы, Миңнеханов ягындамы?” дигән сорауны бирде. Әлбәттә, мондый көлкеле һәм “җитди” сорауга җавап бирүне кирәк санамадым. Кичә кайда булуыбыз, бүген ни эшләргә җыенуыбыз хакында аңлатма да яздырдылар. Шунысы сизелеп торды, вак-төяк нәрсә белән безнең Хәтер көненә баруны булдырмау иде максатлары. Шушы сорау алулар барышында мин аларга шушындый гамәлләрнең тыныч халык арасында органнарга, дәүләткә карата дошманлык хисләре генә тудыруын да белдердем”, диде Фәрит Гатауллин.

Чаллы ТИҮ рәисе урынбасары Гамил Камалетдинов берничә иптәше белән шәхси машинада Чаллы шәһәрен чыгуга, полициянең беренче постында ук туктатыла.

Раиф Галиев
Раиф Галиев

“Биредә бездән документ сорап, аларны озаклап тикшереп, ниндидер анкеталар тутыртып, сәгать ярымлап тоттылар. Әлбәттә, Хәтер көне чарасына соңга калуыбызны аңлагач, кире борылдык”, диде Гамил әфәнде.
Язучылар, җәмәгать эшлеклеләре Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Татарстан Аксакаллар Шурасы рәисе, Түбән Кама каласында яшәүче Раиф Галиевны да Чаллы күперен чыгуга, беренче постта туктаталар.

Раиф әфәндене Түбән Кама полициясе инде ныклап тикшергән була. Фәүзия Бәйрәмова әйтүенчә, биредә туктатуга ук Айдар Хәлим белән Раиф Галиевны пост бүлмәсенә алып кереп китәләр. Аны олы яшьтә булуын исәпкә алыптыр, машинада калдыралар.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

“Озаклап документлар тикшерделәр. Машинаны да озаклап тентеделәр. Монда булган барлык дини китапларны тартып алдылар, аларга беркетмәләр язалар. Менә шушы тоткарлаулардан соң инде китәрбез, Хәтер көненең азагына гына булса да эләгербез, дип торганда Айдар абый Хәлимнең букчасыннан үлән чәе таптылар.

Айдар Хәлим
Айдар Хәлим

Хәзер менә Айдар Хәлимне дә, Раиф Галиевны да җентекләп тентү уздыра башладылар. Теге үлән чәен наркотик булу-булмауга тикшерү, анализлау да башланды. Безгә дә кире борылырга туры килә инде. Органнар максатларына иреште. Алар минем Казанга баруымны, анда чыгыш ясавымны киртәли алдылар. Гаеп үземдә дә бар. Машинабызны туктатуга, башка машинаны туктатып утырып китәргә кирәк булгандыр. Тагын да уңайлысы, миңа Казанга кичә китеп каласы булган”, диде Фәүзия ханым.

Айлар Хәлим һәм Раиф Галиевны шушы көндезге сәгатләрдә Чаллының Комсомол районы полиция идарәсенә, букчада табылган үлән чәен наркотик мадтәгә тикшерү өчен алып киткәннәр.

XS
SM
MD
LG