Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себер татар яшьләре кабат Новосибирскида җыелды


Фестивальдә катнашучы бер төркем яшьләр
Фестивальдә катнашучы бер төркем яшьләр

Новосибирскида сигезенче мәртәбә Себер татар яшьләре фестивале узды. Анда Русиянең Себер ягы төбәкләреннән, Татарстаннан һәм Казакъстаннан килгән делегатлар татар яшьләренең проблемнары, узганы, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштеләр.

Башка елларда кебек фестиваль Новосибирскидан 40 чакрым ераклыкта урнашкан Бердски шәһәре янындагы “Зәңгәр күл” ял итү үзәгендә узды. Фестивальнең күп кенә чаралары, яшәү, туклану, ял итү – барысы да шул үзәктә барды. Фестивальнең төп оештыручылары, гадәттәгечә, Новосибирски өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте, Өлкә дәүләт татар мәдәният үзәге булды. Оештыру эшләренең күпчелеген “Алтын йолдыз” оешмасы яшьләре башкарды. Фестиваль эшендә 50дән артык делегат һәм кунак катнашты: Новосибирски, Омски, Томски, Красноярски, Кемерово, Иркутски, Екатеринбур, Мәскәү шәһәрләреннән, Алтай краеннан, Татарстан һәм Бурятия республикаларыннан, Новосибирски өлкәсенең Чаны, Бараба, Уба, Куйбышев, Кыштов, Каргат һәм Колыван районнары авылларыннан, Омски өлкәсенең Тара районы Олы Уыш авылынан һәм Казакъстан республикасының Семей һәм Павлодар шәһәрләреннән килгән иделәр.

Омски кызлары “Зәңгәр күл” ял итү үзәгендә
Омски кызлары “Зәңгәр күл” ял итү үзәгендә

Оештыручылар фестиваль програмын ел саен үзенчәлекле итәргә тырышалар, яңа уеннар, яңа бәйгеләр кертеп, фестивальгә яңа сулыш өрергә омтылалар. Дөрес, түгәрәк өстәлләр, остаханәләр, төрле актуаль темаларга лекцияләр һәм башка фестиваль үзәге булган чаралар үзгәрмиләр, ел саен билгеле бер калыпта үткәрелеп киләләр.

Быелгы фестиваль програмы да узганнарыннан артык аерылмады. Шулай да зур аерма дип, фестивальнең үтә оештырылган төстә үтүен, ә катнашучыларның үтә актив булып, 4 көн буена бер гаилә кебек яшәүләрен әйтергә булыр иде.

Беренче көн

“Зәңгәр күл” үзәгенә килеп урнашуга, яшьләр татар дөньясына чумган кебек булдылар. Элеке елларда уеннар, бәйгеләр, биремнәр, танышулар асылда рус телендә барган булса, быел төп принцип итеп – татарча аралашу каралган иде. Һәм яшьләр “ватып, җимереп” булса да, татарча сөйләшергә тырыштылар.

Делегатлар, оештыручылар һәм кунаклар
Делегатлар, оештыручылар һәм кунаклар

Беренче көнне яшьләр өчен “Фото-узыш”, “Танышу кичәсе”, “Төнге күзәтү” кебек чаралар оештырылган иде. Яшьләр, төркемнәргә бүленеп, әлеге чараларда катнаштылар, узара таныштылар, аралаштылар.

Танышу кичәсе кичке аштан соң башланды. Делегатларны Новосибирски Өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Әмир Гәрәев һәм Өлкә дәүләт татар мәдәният үзәге директоры Рауза Тихомирова тәбрикләде. Аннан соң һәр коллектив яки аерым делегат үзе белән таныштырды, нинди дә булса юнәлештә осталыгын күрсәтте.

Икенче көн

Икенче көнне фестивальнең рәсми ачу тантанысы булды, ачык һавада спорт уеннары барды. Спорт уеннарыннан соң остаханәләр эшләде.

Азат Зарипов сәхнә осталыгы буенча остаханә үткәрә
Азат Зарипов сәхнә осталыгы буенча остаханә үткәрә

Казан кунаклары себер татар яшьләре белән җыр, бию, сәхнә осталыгын шомарту буенча дәресләр үткәрделәр. Сәхнә осталыгын шомарту дәресләрен Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының өлкән укытучысы, сценарияләр язучы режиссер – Азат Зарипов алып барды. Бию осталыгын шомарту өстендә шул ук университетның өлкән укытучысы, актерлык факультеты кафедрасы җитәкчесе урынбасары Резедә Мулагалиева эшләде. Яшьләргә дөрес җырлау алымнарына шул ук университетның доценты, Казан филармониясе җырчысы Альбина Кинжалеева өйрәтте.

Шул ук көнне “Татар халкы тарихы” темасы буенча лекция булды һәм соңыннан фикер алышу барды.

Ислам дине кануннары буенча киенү модасын күрсәтүче кызлар
Ислам дине кануннары буенча киенү модасын күрсәтүче кызлар

Яшьләр өчен дин дәресләре дә оештырылган иде. “Рухи кризис” дигән темага лекция-сөйләшү барды. Аны Кемерово шәһәренең “Мөнирә” җәмигъ мәчете имамы Рубин хәзрәт алып барды. Рубин хәзрәт яшьләрне дин нигезләре белән таныштырды, аларның күп санлы сорауларына җававп бирде. Лекция “Тере китапханә” дигән чара белән дәвам итте. Анда ислам динен кабул иткән башка дин вәкилләре белән танышу, алар тормышында килеп чыккан авырлыклар һәм проблемалар турында сөйләшү барды. Ахырда дин кануннарына туры килгән модалы киемнәр күрсәтү булды.

Яшьләрнең күпчелеге өчен әлеге очрашулар үзенә күрә бер ачыш булды. Аларның дингә дә, яулык бәйләгән кызларга да башка күзлектән, хөрмәт белән карый башлаулары сизелеп тора иде.

Өченче көн

Фестивальнең өченче көне җитди темага багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе белән башланып китте. “Татар халкының үсеш перспективасы” дигән тема буенча докладлар укылды, кызу бәхәсләр барды. Түгәрәк өстәл сөйләшүендә Татарстан кунагы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин катнашты.

“Шаяннар һәм тапкырлар” бәйгесенә әзерләнү вакыты
“Шаяннар һәм тапкырлар” бәйгесенә әзерләнү вакыты

“Түгәрәк өстәл”дән соң остаханәләр эше дәвам ителде. Аннары мәдәни чаралар башланды. Күп делегатлар соравы буенча “Шаяннар һәм тапкырлар” бәйгесе оештырылган иде. Командаларга бүленгән яшьләр арасында ярышлар башланды. Нәтиҗәдә, Новосибирски, Томски һәм Кемерово шәһәрләре делегатларыннан төзелгән “Көлке дуслар” төркеме 1 урынга, Новосибирскиның “Татпечать” төркеме 2 урынга, Омски, Мәскәү, Барнаул шәһәрләре һәм Казакъстан делегатларыннан төзелгән “Йокламаганнар” төркеме 3 урынга лаек дип табылды.

Ренат Абдулкаюмов һәм Хәнифә Ханнанова
Ренат Абдулкаюмов һәм Хәнифә Ханнанова

“Шаяннар һәм тапкырлар” бәйгесеннән соң “Себер татар яшьләре фестивале кызы” һәм “Себер татар яшьләре фестивале егете” бәйгеләре башланды. Төрле биремнәр чишкәннән һәм төрле юнәлешләрдә осталыкларын күрсәткәннән соң Омскидан килгән Хәнифә Ханнанова һәм Казакъстанның Павлодар шәһәреннән килгән Ренат Абдулкаюмов әлеге исемнәргә лаек дип табылдылар.

Дүртенче көн

Фестивальнең соңгы көнендә шәһәр буенча сәяхәт оештырыды. Аннары концертка әзерлек эшләре башланды. Шул ук вакытта концерт узачак мәдәният сарае каршысында “Чәкчәк” бәйрәме барды.

Ачык һавада спорт уеннары
Ачык һавада спорт уеннары

Төшке аштан соң әлеге мәдәният сараенда шәһәр халкы һәм Себер татар яшьләре фестивале кунаклары өчен зур концерт башланды. Тамашачылар Новосибирски, Бердски шәһәрләреннән һәм кайбер якын-тирә авыллардан килгән иделәр. Сәхнәдә берсен-берсе алыштырып, төрле төбәкләрдән килгән яшьләр чыгыш ясады. Анда остаханәләр барышында әзерләнгән биюләр, җырлар, “Шаяннар һәм тапкырлар” бәйгесендә кызыклы дип табылган шаярулар да күрсәтелде, Себер татар яшьләре фестивале бәйгесендә җиңүче кыз һәм егет белән таныштырылды. Әлеге концертта Татарстан артистлары да катнашты. Казан кунакларының - танылган җырчылар Айдар Габдинов һәм Альбина Кинжалееваның чыгышлары концертның күркәм бизәкләре булды.

Делегатлар фикере

Фестиваль тәмамланганнан соң кайбер делегатлар һәм кунаклар узган чарага карата фикерләрен белдерделәр. Барсы да фестиваль эшен югары бәяләделәр, оештыручыларга рәхмәтле булуларын белдерделәр. Яшьләр биредә яңадуслар табулары турында сөйләделәр, фестивальдә катнашуларынан үтә канәгать калулары турында белдерделәр, киләчәктә дә мондый чараларда катнашырга теләкләре булулары турында әйттеләр.

Равил Хөсәинов
Равил Хөсәинов

“Үзем өчен күп яңалык ачтым. Ничек эшләргә, нинди уеннар оештырырга кирәклеге турында белдем. Омскига кайткач, үзебезнең шәһәрдә дә, яшьләрне туплап, охшаш чаралар оештырырга уйлыйм”, ди Омскидан килгән Равил Хөсәинов.

Казакъстаннан килгән Зарина Латыпова фестивальдән хисләнеп кайта. “Себер татар яшьләре фестивалендә мин икенче мәртәбә катнашам. Искиткеч матур, бик кирәкле чара. Без, татар яшьләре биредә берләштек. Татар милләтен биеклеккә күтәрү өстендә эшләргә кирәк икәнлеген аңладык. Милләтебезне саклап калу өчен саф татар гаиләлере төзергә кирәклеге турында да уйлый башладык. Мин бөтенләй башка кеше булып кайтам туган шәһәремә. Мондый чаралар ешрак булсын иде”, ди Зарина Латыпова.

Омски кызлары танышу кичәсендә
Омски кызлары танышу кичәсендә

“Биредә мин үземнең татар икәнемә тагын бер кат инандым. Татарча яхшы сөйләшә алмавым өчен оялам. Әмма туган телне белергә кирәклеген тәнем, җаным белән төшендем. Инде татар телен өйрәнә башладым, яшьләр белән дә туган телдә сөйләшергә тырышам. Шунысы яхшы, миннән берәү дә көлми, киресенчә ярдәм итәргә тырыша. Тел өйрәнергә омтылыш биргәннәре өчен, оештыручыларга да, катнашучыларга да бик рәхмәтлемен. Шәһәремә кайткач та татар телен өйрәнүне дәвам итәчәкмен. Киләсе фестивальләрдә туган телемдә аралашасым килә”, диде Якутиядән килгән бер егет.

“Барысы да бик яхшы булды. Фестивальнең тәмамлануына ышынасы да килми. Оештыручыларга һәм төрле төбәкләрдән килгән делегатларга зур рәхмәт. Мин биредә бик күп дуслар таптым. Мин сезнең барыгызны да яратам. Бик сагыначакмын. Түземсезлек белән алдагы очрашуларны көтәм”, ди Барнаул шәһәреннән килгән Асия Серожеева.

XS
SM
MD
LG