Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүләкләнгән Кырым мөфтиенә мөэминнәрнең ышанычы кими


Кырымда ислам мәгарифенә багышланган конференциядән күренеш
Кырымда ислам мәгарифенә багышланган конференциядән күренеш

Кырымда ислам мәгарифенә багышланган конференция ачылышында Русиянең югары мөфтие Тәлгат Таҗетдин Кырым мөфтие Әмирали Аблаевны "Аль Игтисам" медале белән бүләкләде.

10 октябрь Ялтада "Кырымда ислам мәгарифе: тарихи чорлар һәм яңадан җанлану юллары" дип аталган халыкара конференция эшли башлады. Ул Бакчасарайдагы Зынҗырлы мәдрәсәнең 515 еллыгына багышланган һәм үз эшен 13 октябрьдә тәмамлаячак.

Конференциянең тантаналы ачылышында мөселманнарның үзәк диния нәзарәте рәисе, Русиянең югары мөфтие Тәлгат Таҗетдин Кырым мөфтие Әмирали Аблаевны "Аль Игтисам" ("Бердәмлек") медале белән бүләкләде һәм аның дин юлында һәм туган иленә күпъеллык тугрылыклы хезмәте өчен бу медальгә лаек булуын, бу карарны үзәк Диния нәзарәтенең президиумы кабул итүен белдерде.

Тәлгат Таҗетдин Әмирали Аблаевны бүләкли
Тәлгат Таҗетдин Әмирали Аблаевны бүләкли

Шуны да әйтергә кирәк, соңгы вакытта Кырым мөфтиенең эшчәнлеге бик тә каршылыклы бәяләнеп килә. Бер яктан ул Русиядәге төрле мөселман дини чараларына еш кына чакырыла башлады, аңа игътибар арта бара, Кырым хөкүмәте рәисе Сергей Аксенов белән дә ул тыгыз элемтәдә торып эш итә.

Икенче яктан, кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев Киевта матбугат чаралары белән очрашуда мөфтине "марионетка" дип атады һәм ул Мәҗлес әгъзалыгыннан чыгарылачагын сөйләде. Мәҗләс рәисе Рефат Чубаров исә Әмирали Аблаев белән август аенда Төркиягә махсус очрашып сөйләшкән соң мөфтине Русиянең ФСБ кешеләре Руслан Волков, Эдуард Хачукаев даими озатып барганнарын искәрткән иде. Шундый каршылыклы мөнәсәбәт Кырым мөфтиенә карата соңгы берничә айда барлыкка килде.

Әмирали Аблаев Акмәчеттә Җәмигъ мәчеткә таш салу тантанасында. 25 сентябрь 2015
Әмирали Аблаев Акмәчеттә Җәмигъ мәчеткә таш салу тантанасында. 25 сентябрь 2015

Әмирали Аблаевның 2014 елдан башлап көннән-көн Кырым “хакимиятләренә” якынлашканын сизеп торган, Кырым мөфтиятенә караган урыннардагы мөселман оешмалары вәкилләре, кайбер имамнарның мөфтият җыелышларына бармый башлаганнары да мәгълүм. Төп сәбәп - алар мөфти ясаган адымнарны кабул итә алмыйлар һәм хупламыйлар.

"Аль Игтисам" медаленә килгәндә, ул бердәмлек өчен бирелсә дә, Кырым мөфтие үзен Мәҗлес эшчәнлегеннән читтә тотып, кем белән “аль-игтисам”лашканы да кырымтатар мөселманнарында шик тудыра булса кирәк. Бу инде, кем әйтмешли, медальнең икенче ягы.

XS
SM
MD
LG