Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ислам дәүләте" оешмасы русияле һәм американнарга каршы "изге сугышка" чакыра


Әбү Мөхәммәт әл-Аднани
Әбү Мөхәммәт әл-Аднани

Бүген АКШ һәм Русия вәкилләре Сүриядә очраклы бәрелешләрне булдырмау турында сөйләшәчәк.

"Ислам дәүләте" террор оешмасы мөселманнарны Русия һәм АКШка каршы изге сугышка чакырды.

"Барлык мөселман яшьләре мөселманнарга каршы тәре йөреше алып барган русияле һәм американнарга каршы җиһад игълан итәргә тиеш", диде сишәмбе көнне оешманың вәкиле Әбу Мөхәммәт әл-Аднани аудиомөрәҗәгатендә.

АКШ һәм Русия Сүриядә исламчыларга каршы хәрби һава чараларын бер-берсеннән аерым алып бара. Шул ук вакытта Вашингтон Мәскәүнең күп кенә һөҗүмнәре Сүрия оппозиция төркемнәренә юнәлгән дип саный. Алар арасында «Ислам дәүләте» оешмасына каршы көрәшүчеләр дә бар. Русия әлеге гаепләүләрне кире кага.

Бүген АКШ һәм Русия вәкилләре Сүриядәге хәрби-һава һөҗүмнәре вакытында очраклы бәрелешләрне булдырмау мәсьәләсе турында сөйләшәчәк.

XS
SM
MD
LG