Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия президенты Эрдоган Казанга килә


Эрдоган Төркиянең премьер-министры булган вакытта Казанга килгән иде. 17 март, 2011 ел
Эрдоган Төркиянең премьер-министры булган вакытта Казанга килгән иде. 17 март, 2011 ел

Төркия президенты Рәҗәб Тайип Эрдоган декабрь азагында Татарстан башкаласына килергә җыена.

Эрдоган Русия президенты Владимир Путин белән Казанда очрашырга җыена. Ул хакта Төркиянең Русиядәге илчесе Өмит Ярдәм хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Төркия белән Русия арасындагы тыгыз элемтәләр беркайчан өзелмәде, аралашу һәрдаим дәвам итә.

“Декабрь азагында ике илбашы югары дәрәҗәдә узачак шура очрашуында Казанда күрешәчәк”, дип белдерде төрек дипломаты Мәскәүдә уза торган халыкара конференциядә.

Русиянең Сүриягә һөҗүм итә башлавы аркасында Татарстан белән Төркия мөнәсәбәтләре бозылмасмы? Азатлык ул хакта Төркия белгечләре белән сөйләшкән иде.

XS
SM
MD
LG