Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы Сүрия низагында Русиядә җитешетерлгән яңа буын тәлгәшле корал куллану хакында мәгълүмат булуга борчылу белдерде.
Хокук яклаучылар хисабында тәлгәшле корал, аерым алганда, 4 октябрьдә Хәлебтән (Алеппо) көньяк-көнбатыштагы Кафр-Халаб авылы тирәсен бомбалаганда кулланылганлыгы әйтелә. "Русия үзе бомбалый, йә булмаса Сүрия хәрби-һава көчләрен мондый корал белән тәэмин итә дигән җитди борчылу бар" ди Human Rights Watch.
Соңгы вакытта таралаган фото һәм видео материаллар да Сүрия төньягында артиллерия һәм авиация өчен Русиядә эшләнгән тәлгәшле коралл кулланылуын дәлилли, диелә хокук яклау оешмасы белдерүендә.
Human Rights Watch-ның Якын Көнчыгыштагы директоры урынбасары Надим Аури: "Русия дә, Сүрия дә тәлгәшле корал кулланмаска һәм ике дәүләт тә бу хактагы халыкара конвенциягә кушылырга тиеш", дип белдерде.
Тыныч халыкка куркыныч яный торган бомбаларны кулланмау хакындагы конвенцияне имзалау 2008 елның декабрендә башланды. Кимендә 108 дәүләт бу документны имзалады. Имзаламаучылар арасында Русия, Сүрия, АКШ, Согут Гарәбстаны һәм башка илләр дә бар.
Русия 30 сентябрьдән радикал "Ислам дәүләте" төркемнәренә һәм башка экстремист оешмаларга каршы сугышкан Сүрия армиясенә булышам дип һавадан хәрби операциясен башлады. АКШ һәм аның беректәшләре Русиянең чын максаты Бәшәр Асад хакимиятен көчәйтү булырга мөмкин дип шикләнә.