Accessibility links

Чиләбедә Русиядәге иң матур татар кызын сайлыйлар


Узган елгы бәйге
Узган елгы бәйге

Чиләбедә "Татар кызы" бәйгесенең финалы уза. Аңа кадәр сынаулар Татарстанда үткән иде.

Чиләбедә уза торган Татар мәдәнияте көннәре кысаларында, бүген "Татар кызы-2015” бөтенрусия матурлык бәйгесенең финал өлеше үтә. Анда катнашкан 12 кыз арасында, Татарстанның Түбән Кама каласыннан Миләүшә Морзаханова да бар.

Чибәрләр татар милли киемнәрен киеп Татарстан дәүләт җыр һәм бию анссамбле артистлары белән бергә сәхнәгә чыгачак. Финал өлешен профессиональ режиссерлар куя. Чарага сигез мең тамашачы килүе көтелә, бәйге җиңүчесен бүләккә таҗдан тыш, җиңел машина да көтеп тора дип хәбәр ителә.

Чарада җырчылар Ринат Ибраһимов, Эльмира Кәлимуллина, Сәидә Мөхәммәтҗанова, “Артур һәм Марат дуэты” һәм башкаларның катнашуы көтелә.

16-17 сентябрь Казан һәм Болгарда "Татар кызы 2015" бәйгесенең финал алды ярышлары үткән иде. Йошкар Ола, Уфа, Түбән Новгород, Төмән, Чиләбе, Сембер һәм башка як кызлары Казанның бер ресторанында кулинар бәйгедә катнашып, татар ашларын пешерү осталыкларын күрсәтте, Болгарга алып барып, кызларның чигү-бизәү сәләтләрен тикшерделәр.

Чиләбедә Татар мәдәнияте көннәре 9-16 октябрьда уза.

XS
SM
MD
LG