Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" бәйгесенең онытылмаслык мизгелләре

16 октябрьдә Чиләбенең "Тракотор" боз аренасында 7 мең кеше катнашында Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы Башкарма комитеты башлангычы белән оештырылган Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" бәйгесенең финал ярышы үтте. 11 Русия төбәкләрендә җирле бәйгеләрдә җиңгән 12 татар кызы матурлык ягыннан гына түгел, җыр, бию, тел, тарих һәм гореф-гадәтләрен белүдә дә сыналды. Русиянең иң матур, иң уңган татар кызы итеп Пермь өлкәсе Барда районыннан Алина Аптукова аталды.
күбрәк күрсәт

XS
SM
MD
LG