Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы 25 елның иң популяр фильмнары


Интерстеллар фильмынан күренеш
Интерстеллар фильмынан күренеш

Дөньяда кино турында иң зур интернет база булган IMDb сайты үзенең 25 еллыгы уңаеннан соңгы 25 елның иң популяр рейтингын тәкъдим итте. Исемлек 250 миллион кеше бәяләмәсе нигезендә төзелгән.

IMDb сайты үзенең 25 еллыгы уңаеннан соңгы 25 ел эчендә иң танылган һәм тамашачыларга ошаган фильмнар исемлеген тәкъдим итте. Исемлектә һәр елның иң популяр фильмы китерелә. Рейтинг тамашачыларның тавыш бирү системына нигезләнгән, сайтта барлыгы 250 миллионга якын кеше тавыш биргән.

Исемлек нигезендә 2014 елның иң популяр фильмы булып Кристофер Ноланның "Интерстеллар" (Interstellar) фильмы тора. Гомумән, Нолан – исемлектәге биш фильмның режиссеры. Шулай ук аның "Инсепшен" (Inception, 2010), "Dark Knight" (2008), "Batman: beginning" (2005) һәм "Memento" (2000) фильмнары исемлеккә керә алгын. Шулай итеп бер генә дә Оскар алмаган бу режиссер тамашачы өчен иң популяр булып чыкты.

Исемлектә 2013 ел фильмы итеп "Гравитация" (Gravity) танылды. 2012 ел җиңүчесе исә – Ридли Скоттның "Прометей" (Prometheus) киносы.

Популяр режиссерлар арасында Квентин Тарантино икенче урында. Исемлектә аның өч фильмы бар: “Азат ителгән Джанго” (Django Unchained), “Хурлыклы адәм актыклары” (Inglourious Bastards) һәм “Котырган этләр” (Reservoir Dogs).

“Шоушенктан качу” фильмынан күренеш
“Шоушенктан качу” фильмынан күренеш

Режиссерлар арасында өченче иң популяр кеше – Мартин Скорсезе. IMDb исемлегенә аның ике фильмы кергән – "Мөртәтләр" (The Departed, 2006) һәм "Әйбәт егетләр" (Goodfellas, 1990).

Тамашачылар шулай ук Питер Джексон төшергән барлык “Балдаклар хөкемдары” (The Lord of the Rings, 2001-2003) фильмнарын яраткан.

Исемлеккә шулай ук танылган “Райанны саклау” (Saving Private Ryan, 1998), “Шоушенктан качу” (The Shawshank Redemption​, 1994), “Шиндлер исемлеге” (Schindler's List​, 1993), “Бәтиләр тынлыгы” (The Silence of the Lambs, 1991) кебек кино классикасы кергән.

IMDb сайты интернетта иң зур кино базасы булып санала. Анда һәртөрле фильм турында мәгълүмат табып була. Хәтта татар фильмнары “Бибинур” һәм “Зөләйха” турында да мәгълүматлар бар. Сайтта һәр фильмга тамашачы билге куя ала. Шуннан соң фильмның рейтингы чыгарыла. Исемлек нәкъ шул рейтинг нигезендә әзерләнгән дә.

“Форест Гамп” фильмынан күренеш
“Форест Гамп” фильмынан күренеш

IMDb сайтында фильм билгеләре нигезендә “Иң яхшы 250 фильм” исемлеге бар. Ул билгеләр үзгәрү белән даими төзәтелә һәм яңартыла. Хәзерге вакытта исемлекнең беренче урыннарын “Шоушенктан качу”, “Үги әти”, “Үги әти 2”, “Караңгы рыцарь” фильмнары тора.

Русиянең иң популяр кино порталы “Кинопоиск”та да шундый исемлек бар. Тик ул күбесенчә рус телле аудитория карашларын чагылдыра. Анда беренче урыннарны “Шоушенктан качу”, “Яшел миля” һәм “Форест Гамп” фильмнары алган.

Азатлык IMDb сайтының соңгы 25 елда иң популяр фильмнар исемлеген тәкъдим итә:

2014 – Интерсталлар (Interstellar)

2013 – Гравитация (Gravity)

2012 – Прометей (Prometheus)

2011 – Оныклар (The Descendants)

2010 – Инсепшен (Inception)

2009 – Аватар (Avatar)

2008 – Чытырманлык миллионеры (Slumdog Millionaire)

2007 – Гафу ителү (Atonement)

2006 – Престиж (The Prestige)

2005 – Очыш планы (Flightplan)

2004 – Һарри Поттер һәм Азкабан тоткыны (Harry Potter and the Prisoner of Azkaban)

2003 – Кариб диңгезе юлбасарлары: Кара энҗе каргышы (Pirates of the Caribbean: The Curse of the Black Pearl)

2002 – Кече төркем фикере (Minority Report)

2001 – Мулен Руж (Moulin Rouge)

2000 – Хыялга ясин (Requiem for a Dream)

1999 – Киң йомык күзләр (Eyes Wide Shut)

1998 – Райанны саклау (Saving Private Ryan)

1997 – Контакт (Contact)

1996 – Элемтә (Bound)

1995 – Җиде (Se7en)

1994 – Криминаль әсәр (Pulp Fiction)

1993 – Юр чоры паркы (Jurassic Park)

1992 – Төп инстинкт (Basic Instinct)

1991 – Бәрәннәр тынлыгы (The Silence of the Lambs)

1990 – Кызыл октябрьне аулау (The Hunt for Red October)​

XS
SM
MD
LG