Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннар Парклар елында яшеллекне юк итеп йортлар төзүгә каршы имза җыя


Карбышев-Комаров чатындагы яшеллек
Карбышев-Комаров чатындагы яшеллек

Өч көн эчендә Казанның Совет районындагы "Танкодром" бистәсендә Карбышев-Комаров урамнары чатындагы "яшел зонада" меңнән артык агач киселгән.

Казанның Совет районында элекке "Комсомолец" кинотеатрының җимерек бинасы урнашкан урын тирәсендәге агачларны кисеп торак төзүне ООО ЖБИ-3 ширкәте алып бара. Карбышев-Комаров чатындагы бу яшел зонаны саклап калуны таләп иткән бер төркем активистлар Татарстан президентының ватандашлар белән эшләү идарәсе һәм Русия президентына мөрәҗәгать итү өчен интернетта имза җыя башлады. Өч көн эчендә кирәк булган 500 имзаның 283 җыелган.

"Агачлыкның 24 мең м2 төзелешкә бирелгән. Русия Җир кодексында билгеләнгәнчә, җирне төзелешкә алыр алдыннан аукцион яки мәхәллә халкы катнашында тыңлаулар, сөйләшүләр оештырылырга тиеш. Монда яшәүчеләргә бу төзелеш башлануы турында берничек тә хәбәр ителмәде! 1000нән артык агач, яңа утыртылган чыршылар, 30 еллап торган сирень агачлары киселеп йомычкага әйләндерелде, аларны санаган кеше дә юк", диелгән халык мөрәҗәгатендә.

Агач кисүдә мигрантлар эшли. Полициягә мөрәҗәгать итүнең нәтиҗәсе булмаган. "Танкодром" бистәсендә яшәүчеләр "Парклар һәм скверлар елында" үзләренә ял иткәргә, кышын чангы шуарга урын булган бу яшеллекне юк итмәскә чакыра.

Татарстандагы паркларны яңарту һәм тәртипкә китерү өчен быел бюджеттан 300 миллион сум бүленергә тиеш иде. Яңа проектларга Казандагы һәм Мәскәүдәге арихитектура бюролары, агентлыклары җәлеп ителде.

XS
SM
MD
LG