Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Русияләрнең өчтән бере хезмәт хаклары кимер дип борчыла


Русиядә икътисад үсеше бер-ике ел эчендә алга китәчәк дигән белдерүләргә ышанмаучылар 22%ка җиткән.

Русиянең җәмәгатьчелек фикерен тикшерү үзәге (ВЦИОМ) русияләрнең эшләре белән бәйле борчуларына багышланган сораштыру үткәрде. Җәйдән соң русияләр хезмәт хаклары һәм эш табу турында күбрәк борчыла башлаган, әмма ел башы белән чагыштырганда бу борчылулар бераз кимегән.

Фикер белдергәннәрнең 36%ы хезмәт хаклары кимер, ә 31% хезмәт халарын тоткарлаулар булырга мөмкин дип борчыла.

Русияләрнең күпчелеге илнең икътисади хәле тагын да начарланыр дигән фикердә. Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) тикшерүе әнә шуны ачыклаган. Кризис эре шәһәрләрдәге 70% халыкка йогынты ясаган, алар кризис сәбәпле туплаган акчаларын тота башлаган. Икътисад үсеше бер-ике ел эчендә алга китәчәк дигән белдерүләргә ышанмаучылар да 22%ка җиткән.

XS
SM
MD
LG