Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа, Чаллы һәм Чабаксарда Чуашстан мөстәкыйльлеген искә алдылар


24 октябрьдә Чуашстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүгә 25 ел тулды. Шул уңайдан Уфада, Чаллыда ялгыз пикетлар узды, Чабаксарда әләм тараттылар.

Ялгыз пикетка башкорт яшьләренең “Күк бүре” хәрәкәте җитәкчесе Азат Сәлмәнов һәм Башкорт аксакаллары шурасы сәркатибе Рәмилә Сәетова чыкты. Алар алмашлап “Чуашстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүенең 25 елллыгын котлыйбыз” дигән шигар күтәреп торды.

Азат Сәлмәнов
Азат Сәлмәнов

Азат Сәлмәнов: “Мин тугандаш чуаш халкына теләктәшлек белдереп чыктым. Бүген Чуашстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителгән көн. Төп-төгәл 25 ел элек – 1990 елның 24 октябрендә аларда мөстәкыйльлек игълан ителгән иде. Ул документта Чуашстанның мөстәкыйль дәүләт булуы әйтелгән, салым-казна сәясәтен үзләре хәл итүе аталган иде. 1990 елның 28 декабрендә канун эшләүдән туктады, үзәк белән федераль килешү төзелде. Әлеге көн Чуашстанда рәсми билгеләнми. Без мөстәкыйльлек хыяллары белән янучы тугандаш халыкка теләктәшлек белдерәбез”, диде Азатлыкка.

Рәмилә Сәетова Азатлыкка: “Бүген Чуашстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителгән көн. Шул уңайдан башкорт халкы чуаш дусларны әлеге көн белән котлый. Без форсаттан файдаланып Русиянең төп халкы дәүләт мөстәкыйльлегенә хокуклы булуын искә төшерәбез. Ул безгә телебезне һәм мәдәниятебезне саклау өчен кирәк”, дип белдерде.

Уфада Чуашстан мөстәкыйльлеге турында декларациянең 25 елын искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:27 0:00

Шундый ук чара Чаллыда да узды. Асаба халыклар оешмасының Чаллыдагы вәкилләренең берсе, “Азатлык” татар яшьләре берлеге әгъзасы Булат Гатин 24 октябрьдә Чуашстан суверенлыгы көнен искә алып шәһәр урамнарының берсенә чыкты. Ул кулына “Чуашстан республикасын Дәүләт суверенитеты кабул итүнең 25 еллыгы белән котлыйбыз!” дигән шигар дә тоткан иде.

Чаллыда Чуашстан мөстәкыйльлеге көне искә алынды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:12 0:00

"Без беренче чиратта “Асаба халыклар ассоцияциясе” әгъзалары буларак, “Азатлык” татар яшләре берлеге вәкилләре буларак, чуаш кардәшләребезне яклап чыгарга теләдек. Моннан 25 ел элек Чуашстанда дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде. Суверенлык декларацияләре хәзер зурдан кубып билгеләп үтелми. Шулай да, чуаш кардәшләребезгә теләктәшлек йөзеннән урамнарга чыктык. Бүген аларны декларация белән котлау өчен Уфада башкорт вәкилләре дә чыкты. 30 августта Татарстан суверенлыгы, 11 октябрьдә Башкортостан суверенлыгы көннәре уңаеннан да котлаушулар булды", диде Булат Азатлыкка.

Шушы сөйләшүдән соң без Чаллыдагы Халыклар дуслыгы йортына да кердек. Монда Чаллыда яшәүче чуашларның милли-мәдәни автаномиясе эшли. Ләкин чуаш җәмгыяте вәкилләре бүген монда юк иде. Бәйрәм итүнең дә чалымнары күренмәде. Бу йортта кизү торучы ханым “Биредә чуаш җәмгыяте вәкилләре бик күп бәйрәмнәр уздыралар. Ләкин 24 октябрьдә нинди дә булса тантана уздырганнарын хәтерләмибез” диде. Шулай итеп биредә чуашлар белән сөйләшеп, фикер алышып булмады.

"Азатлык" татар яшьләре Чабаксарда Чуашстан әләмнәре тарата
"Азатлык" татар яшьләре Чабаксарда Чуашстан әләмнәре тарата

24 октябрьдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге Чуашстан башкаласы Чабаксарга барып меңнән артык Чуашстан әләме таратты. Аларга "Иреклек" дип аталган чуаш оешмасыннан да ике-өч кеше ярдәмгә килде.

"Моннан 25 ел элек, Чуашстан республикасының суверенлыгы хакында декларация кабул ителгән булган. Билгеле, ул бүген гамәлдә түгел, әмма чуаш халкы өчен бу тарихи көнне, без аларга үз теләктәшлегебезне белдерергә теләдек һәм үзебезчә моны башкардык. Меңләп чуаш байракчыклары ясаткан идек, шуларны алып барып, үзәк урамнарда тараттык", ди "Азатлык" рәисе Наил Нәбиуллин.

Чабаксар урамнарында әләм таратучыларны халыкның 25 ел элек булган вакыйгаларны белмәүләре гаҗәпләндергән. Шулай да, байракларны бик теләп алганнар.

"Яныбызга татарлар да килгәләде. Аларның кайберәүләре унар байрак алып, үзебез дә таратачакбыз дип белдерде", ди Наил Нәбиуллин.

"Азатлык" татар яшьләре Чабаксарда Чуашстан әләмнәре тарата
"Азатлык" татар яшьләре Чабаксарда Чуашстан әләмнәре тарата

XS
SM
MD
LG