Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә мөселман балаларның җыр бәйгесе узды


Мәскәүдә мөселман балалар бәйрәме
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:28 0:00

19 октябрьдә Мәскәүнең халыкара музыка йортында “Балалар – тормышның чәчәкләре” бәйрәме узды. Бу чараны Илдар хәзрәт Аляутдинов җитәкчәләгендә Мәскәүнең диния назәрәте оештырды.

Музыка йортында узган бәйрәм кичәсендә ногайлар, кыргызлар, кырымтатарлар, татарлар, азәрбайжаннар, чеченнар тәкъдим ителде. Һәрбер халык хакында, аның торган җире, тарихы хакында сәхнәдән видеопрезентация ясалды, халыкның бер риваяте сәхнәдә күрсәтелде һәм соңында бу регионнан махсус чакырылган 12 яшенә хәтле бала жыр белән чыгыш ясады.

Дагыстаннан нугай баласы Осман Бициев “Нугай эль”, Кыргызыстаннан Омот Дәүләтов, Кырымнан Гирей Османов, Татарстаннан Саида Мухаметзянова, Азәрбайҗаннан Рустам Керимов, “Зия” чечен бию ансамбле бу кичәгә махсус чакырылганнар иде.

Ике сәгать дәвам иткән тантаналы чараны тамашычылар җылы кабул итте, аеруча төрле регионнардан килгән балаларны. "Без балаларны интернеттан эзләп, аларның һәрберсенед чыгышларын видеосын карап, тыңлап, аларның арасыннан иң яхшыларны сайларга тырыштык, бөтен чыгымнарны да капларга тырыштык. Без республикаларның Мәскәүдәге вәкилләренә дә мөрәҗәгать иттек, балаларны Мәскәүгә китерү өчен. Кайберләре тавышланды, акча тапты, кайберләренә без спонсор таптык", диде оештыручы һәм концертны алып баручы Азат Галямшин “Азатлык” радиосына.

Корбан бәйрәменә багышлап оештырылган бу концертка Мәскәү шәхәр мөфтие Ильдар хәзрәт Аляутдинов та килде.

“Без уздырган бөтен чаралар дини-агарту рухында уздырыла. Әлбәттә, без Корбан бәйрәмен беркайчан да читләтеп узып китмибез. Мәскәү – бу бер үзәк, монда төрле халыклар, милләтләр яши, ләкин еш кына бу халыклар бер-берсен белеп, аңлап җиткерми. Шуңа күрә, бер яктан, Корбан бәйрәм, икенче яктан, төрле халыклар хакында хикәя итү мөмкинлеге безгә бу чараны үткәрергә этәргеч булды. Корбан бәйрәме үзе нигездә әти-әниләр һәм балалар мөнәсәбәтләренә кагыла. Узган елда без “Верность сердец” чарасын үткәргән идек, балалар әти-әниләргә нинди мөнәсәбәттә булырга тиешлеген күрсәттек. Быел без балаларның әти-әниләр өчен нинди әһәмиятле булуын һәм әти-әниләрнең балалар өчен жаваплылыгын күрсәтергә теләдек. Бу юлы без халыкның риваятьләре аша бу халыкны күрсәткән кыйммәтләр, мәдәни, дини йолалар нигезендә баланы тәрбияләүнең әһәмиятен күрсәтәчәкбез. Без чараларыбызны тик күңел ачу өчен итеп түгел, дини-агарту рухында, кешенең күнелендә изге ниятләр уяту өчен уздырырга тырышабыз” диде Ильдар хәзрәт.

“Без республикаларның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкилләкләренә мөраҗәгать иттек, мин аларның кайберләре белән үзем очрашып бу чараны үткәрүдә ярдәм сорадык. Алар сүздә әйе без бу чарада катнашырбыз дип торсалар да, нәтиҗәдә, кайберләре катнашмады. Без регионнарда булган балаларны карап чыктык, безгә тематика буенча килешкән балаларны сайладык. Без төрле чаралар үткәрәбез “Рамазан чатыры”нда да төрле халыклар катнаша, кырымтатарлар ике ел элек үз чатырларын куеп үз мәдәниятләрен тәкъдим иттеләр.

“Балалар - тормышның чәчәкләре” проектында катнашкан балалар өчен дә бу чара үзара элемтә урнаштыру, танышу, иҗатларын бер-берсенә күрсәтү өчен бер мөмкинлек тудырды.

XS
SM
MD
LG