Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр Казанга җыела


Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр фикер алышачак, музейда булачак, китапларын тәкъдим итәчәк.

29-30 октябрь көннәрендә Казанда Бөтенрусия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены уздырылачак. Анда илнең 41 төбәгеннән 150 ләп вәкил килүе көтелә. Җыенга чакырылучылар арасында Приморскье, Красноярски, Пермь крайлары, Иркутски, Томски, Новосибирски, Омски, Төмән, Чиләбе, Свердлау, Курган, Киров, Ульян, Самара, Сарытау, Оренбур, Волгоград, Әстерхан, Пенза, Мәскәү, Рязань өлкәләре, Удмуртия, Мари Иле, Чуашстан, Мәскәү һәм Петербург вәкилләре бар. Моннан тыш, Башкортстаннан 45 вәкил киләчәк, Татарстаннан исә Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Тукай, Яшел Үзән районнарыннан туган якны өйрәнүчеләр чакырылган.

Чара кысаларында 29 октябрь көнне Тататарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Татар энциклопедиясе, Русия ислам институты хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре белән берлектә түгәрәк өстәл оештыру күздә тотыла.

30 октябрьдә форумның пленар утырышын уздыру ниятләнә. Казан һәм “Казанның 1000 еллыгы” музее белән таныштыру, берничә китапны тәкъдим итү дә планлаштырыла.

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты хәбәр итүенчә, киләчәктә форумны корылтай дәрәҗәсендә үткәрергә ниятләнә.

XS
SM
MD
LG