Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керри: "Ислам дәүләте" оешмасын юк итү өчен Сүриядәге сугышны туктатырга кирәк"


Венага сәфәре алдыннан АКШ Дәүләт секретаре Якын Көнчыгыштагы хәлләр турында чыгыш ясады.

АКШ Дәүләт департаменты секретаре Джон Керри "Ислам дәүләте" террор төркемен юк итү өчен Сүриядәге сугышны туктату мөһимлеген әйтте. "Американың максаты шул", диде ул Вашингтонда Карнеги үзәгендә чыгыш ясап.

"Сүрия өчен киләчәк юлны табу җиңел түгел, әмма хәзер моның өчен иң яхшы сәяси шартлар бар", диде ул.

Керри сүзләренчә, Сүрия проблемасын хәл итүдә АКШ һәм Русиянең уртаклыклары күп, чөнки Мәскәү дә, Вашингтон да киләчәктә "берләшкән дөньяви Сүрия"не күрергә тели.

АКШ Дәүләт секретаре Карнеги үзәгендә Венага сәфәре алдыннан чыгыш ясады. Анда Сүрия низагын хәл итү юлларын булдыру турында сөйләшү өчен АКШ, Русия, Согуд Гарәбстаны, Төркия дипломатик вәкилләре башлыклары очрашачак.

Венада узачак очрашуга беренче тапкыр Иран да кушылачак. Иранның тышкы эшләр министры Мөхәммәт Дҗавад Зариф сөйләшүләргә киләчәген раслады.

Венадан соң Керри Үзәк Азиянең биш иленә китәчәк.

XS
SM
MD
LG