Accessibility links

Кайнар хәбәр

Собянин казаннарга Җәлил сурәтле граффити бүләк итте


Муса Җәлил сурәте төшкән граффити
Муса Җәлил сурәте төшкән граффити

Татарстан башкаласының биш катлы йортларының берсендә үзенчәлекле дивар рәсеме – граффити барлыкка килде. Рәсемдә шагыйрь Муса Җәлил сурәтләнгән.

Бу арт-объект – Казанга Русия башкаласы мэры Сергей Собянин бүләге. Шәһәр башлыгы аны Казанда 28-30 октябрьдә узучы Мәскәү көннәре истәлеге итеп калдыра.

Заказны башкаруны да башкала мэры мәскәүләргә йөкләгән. "Новатек Арт" фирмасы вәкиле әйткәнчә, Җәлилнең дивардагы сурәте өчен чыннан да Мәскәү түләгән. Проектның бәясен фирма вәкиле әйтми.

Рәсем 2нче Газовая урамы, 5нче йорт диварында урнашкан. Шагыйрьнең портретыннан кала, аның “Моабит дәфтәре”нә кергән атаклы шигъри юллары да китерелгән.

Мин ант иттем җанны кызганмаска,
Саклар өчен халкым, илемне,
Йөзәү булса гомрең, син барсын да
Шушы юлга бирмәс идеңме?

дигән юллар русча да, татар телендә дә язып куелган.

Граффити әзер булганчы ук аның фотолары халыкка социаль челтәрләр аша таралырга өлгерде.

Соңгы елларда Казан урамнарында матур һәм үзенчәлекле дивар сурәтләре барлыкка килде, алар төрле темаларга багышланган. Араларында милли теманы яктыртканнары да бар, тик андыйлар бер-ике генә.

Татар бистәсендәге граффити
Татар бистәсендәге граффити

Әбҗәлилов тукталышындагы граффити
Әбҗәлилов тукталышындагы граффити

Космонавтов урамындагы граффити
Космонавтов урамындагы граффити

XS
SM
MD
LG