Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгардагы кунакханәгә исем сайлау: тавышка биш исем куелды


Болгардагы кунакханәгә биш финалист-исем сайланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:12 0:00

Болгардагы кунакханәгә биш финалист-исем сайланды

Кол Гали, Бөек Болгар, Хан Палас, Кәрван Сарай, Алмыш -- шушы биш исемнең берсе интернетта тавыш бирү ярдәмендә сайланачак.

Болгарда төзелеп килүче кунакханә комплексына бирү өчен биш исем финалга чыкты. Бу хакта 29 октябрьдә матбугат очрашуында хәбәр иттеләр һәм интернет тавыш бирүгә старт бирделәр.

Кунакханә исеме бәйгесен 11 августта игълан иткәннәр иде. Оештыручылар - Татарстан дәүләт туризм комитеты, “Татмедиа” агентлыгы, Спас районы, Корстон кунакханәләр челтәре һәм "Яңарыш" фонды. Бәйге башланганнан бирле теләгән һәркем социаль челтәрләр ярдәмендә үз вариантын тәкъдим итә ала иде. Өч ай дәвамында барлыгы 185 вариант килгән.

Оештыручылар, галимнәр, тарихчылар, археологлар, туризм өлкәсе вәкилләреннән торган сайлау комиссиясе түбәндәге биш исемне финалга чыгарган.

  1. Кол Гали ( Разил Вәлиев, "Яңарыш" фонды)
  2. Бөек Болгар ( Айзиля Басариева, Уфа)
  3. Хан Палас ( Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казан)
  4. Кәрван Сарай ( Сөмбел Гаффарова, Казан)
  5. Алмыш (Ленард Султанов, Перм өлкәсе)

Биш финалисттан җиңүчене халык интернетта 12 ноябрьгә кадәр барачак тавыш бирү ярдәмендә сайлаячак. Тавышны, мәсьәлән, монда, һәм шулай ук Азатлык сәхифәсендә шушы биттә бирергә була.

Җиңүчегә кунакханә төзелеп беткәч анда өч көн тору һәм музей комплексына бушлай керү мөмкинлеге биреләчәк.

XS
SM
MD
LG