Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ислам дәүләте" оешмасы очкыч һәлакәтен үз өстенә алды


Һәлак булганнарның туганнары
Һәлак булганнарның туганнары

Белгечләр фикеренчә, сугышчыларның биектән атып төшерә торган кораллары юк.

"Ислам дәүләте" экстремистлары Русия очкычының Мисыр өстендәге һәлакәтен үз өстенә алды. Франс-пресс агентлыгы "Ислам дәүләте" оешмасының Мисырдагы бүлекчәсе әнә шундый мәгълүмат бирде, дип хәбәр итә.

Reuters агентлыгы Твиттерда "Ислам дәүләте" үзенең кораллы сугышчыларының шимбә Синай ярымутравы өстендә Русия очкычын бәреп төшерүләрен белдерә, дип хәбәр итә. Бу хата Amaq сайты да яза. Бу сайт "Ислам дәүләте"нең яңалыклар агентлыгы (рәсми булмаган) булып тора.

Шимбә Мисыр хакимияте очкычның бәреп төшерелү мөмкинлеген кире каккан иде. Белгечләр фикеренчә, очкыч һәлакәткә юлыккан төбәктә кораллы сугышчыларның һәм шулай ук радикал исламчыларның 3-4 мең метрдан югарырак күктән атып төшерә алырдай кораллары юк. Бу хакта Lenta.ru хәбәр итә

Мисырның Шәрм әш-Шәйх курортыннан Петербурга кайтучы һәлакәткә юлыккан очкычта барлыгы 224 кеше була.

XS
SM
MD
LG