Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калифорниядә суны күп кулланучылар җәзага тартыла


Бейкерсфилд янында кое казу күренеше
Бейкерсфилд янында кое казу күренеше

Үзебез яшәгән Калифорния штатындагы су проблемалары турында язганым бар иде инде.

Калифорниядә хәзер фермерларның күбесенә үстергән бакчаларын бетереп, бизнесларын ташларга туры килде. Чөнки дәүләт Калифорния чүллекләрендә элеккечә яшелчә-җимеш үстерүне катгый тыйды. Юкса, фермерлар штатның көньягында хәтта дөге, йөзем үстерә башлаган иде. Хәзер моның ише күз чыгарулар юк. Элекке бакча урыннарын дәүләтнең су тоту програмына каршы элмә такталар алган.

Безнең Калвер Ситида бакчага атнага ике тапкыр гына, анысын да билгеләнгән көннәрдә бер сәгать эчендә генә су сибергә мөмкинлеген хәбәр иткән хатлар килде. Халык шуның буенча эшли дә. Хатта шулай ук, корылык дәвам итсә, монысын да киметергә туры киләчәген искәрткәннәр иде. Әлеге хаттан соң без дә яшел үлән үстерүне туктаттык. Өйдә дә артык күп су агызмаска тырышабыз. Бөтен халык та алай түгел икән шул.

Менә соңгы яңалык — Беверли-Хиллс, Индио, Редлендс муниципалитетларына штраф салынды. Дүртенче елга сузылган корылык су куллануны киметү турында карарлар кабул итүгә дә этәрде. 2013 елгы карар буенча көньяк Калифорния шәһәрләрендә су куллану 25 процентка кимергә тиеш. Бу карарны үтәмәгән әлеге шәһәрләр дәүләт казнасына алтмыш берәр мең доллар штраф түләячәк.

Сентябрь аенда гына Беверли-Хиллста бер кешегә уртача 169 галлон (1 галлон - якынча 3,8 литр) су кулланылган. Ә менә Лос Анжелес шәһәрендә яшәүчеләрдә бу күрсәткеч 68 галлонга туры килә. Зур, бай йортларда яшәүчеләр суны артык күп куллана дип санарга кирәк. Шәһәрләрдәге ям-яшел үлән белән капланган бакчаларның никадәр су сибелү нәтиҗәсе икәнен аңлавы кыен түгел. Ә Лос Анжелес халкы бакчадагы үләнне чүллек ландшафты белән алыштырып, су сибүне киметергә тырыша.

Беверли-Хиллс шәһәре хакимияте вәкиле штраф салынган шәһәрләрнең артык күп су исрафлаган кешеләренә аерым җәза да бирәчәкбез дисә дә, моның кебек кенә акчалата җәзаның нәтиҗәсе булачагы шикләндерә. Илдәге генә түгел, дөньядагы иң бай кешеләр яши торган шәһәр өчен 62 мең доллар акчамыни?

XS
SM
MD
LG