Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Бердәмлек йөреше очкыч фаҗигасен искә алудан башланды


Мәскәү, 2015 елның 4 ноябре
Мәскәү, 2015 елның 4 ноябре

Шәһәр эчке эшләр идарәсе мәгълүматларына караганда, Мәскәү йөрешендә 85 меңләп кеше катнашкан.

Мәскәү үзәгендә Кремль оештырган Бердәмлек йөреше Мисырдан кайтканда һәлак булганнарны искә алудан башланды. 31 октябрь Петербурга кайткан очкыч җимерелеп төшеп 224 кеше һәлак булды. Концертта Олег Газманов, "Любэ" төркеме, "Турецкий хоры" чыгышлары булды.

Шәһәр эчке эшләр идарәсе мәгълүматларына караганда, Мәскәү йөрешендә 85 меңләп кеше катнашкан. Алты меңләп полиция һәм эчке гаскәрләр хәрбиләре тәртип саклый.

Мәскәүдә бүген өч йөреш үтә. Люблинода рус милләтчеләренең маршына "Урыс халкының хокуклары һәм ирекләре", "Русиягә – урыс хакимияте", "Диктатурага юк" кебек шигарләр әзерләнгән иде. Анда кимендә биш меңләп кешенең катнашуы көтелә.

Щукино бистәсендә "Урыс маршы" үтә. Аны "Урыс милли фронты" оештыра. "Русский мир" исемле тагын бер иҗтимагый хәрәкәт үзенең йөрешен Мәскәү үзәгендә үткәрә.

10 ел элек 4 ноябрь 1612 елда Мәскәүне поляк илбасарларыннан азат итү уңаеннан "Бердәмлек көне" дип игълан ителде. Казанда 4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне белән беррәттән Изге ана сурәте көне буларак та бәйрәм ителә. Татарстан җитәкчелеге һәм мөфти Камил Сәмигуллин 4 ноябрь уңаенннан котлауларын җиткерде.

10 ел элек 4 ноябрь 1612 елда Мәскәүне поляк илбасарларыннан азат итү уңаеннан "Бердәмлек көне" дип игълан ителде.

XS
SM
MD
LG