Accessibility links

"Хакимиятне хупламасак та, 500 сум бирәбез дигәч, килдек инде"


Казанда Халыклар бердәмлеге көне чарасы
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:13 0:00

Казанда Халыклар бердәмлеге көне чарасы

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда хакимият оештырган чарага кемдер – 500 сум акча, кемдер – театрга бушка билет хакына килгән.

Рәсми мәгълүмат чаралары Казанның Меңъеллык мәйданында үткән хакимият яклы митингка җиде меңләп халык килүен белдерде. Алай ук булмаса да, 4 ноябрь башкала үзәгенә меңләгән халык җәлеп ителде.

Барысының да диярлек бюджет оешмаларыннан, уку йортлары, завод-фабрика, дәүләт идарәләреннән булулары күзгә бәрелде. Чөнки кайберләре кулларында кайсы министрлыктан, кайсы районның мәгариф бүлеге вәкилләре булуын күрсәтүче язулар да тоткан иде.

Халык арасында нефть тауарлары сатучы хөкүмәт белән бәйле оешмада эшләүче өлкән яшьтәге ирле-хатынлы бер парны очраттык, алар пенсиядә булса да, пенсияләре аз булу сәбәпле эшләргә мәҗбүр. Эш урыныннан урам җыенына чыккан кешеләргә өстәмә 500 сум бирәбез дигәч, бераз булса да акча булыр дип монда килгәннәр. Үзләре исә күңелләре белән дәүләт сәясәтенә каршы булуларын да әйттеләр, ләкин ял көнне икесенә бергә 1000 сум акча эшләүләренә сөенеп кайтып киттеләр.

Икенче берәүләрне Казандагы ял итү үзәкләренә, театрларга бушка билет бирәбез дип митингка җәлеп иткәннәр. Студентларны исә уку йортыннан укытучы абыйлары кулларыннан тотып диярлек озын чиратлар аша мәйданга кертеп торды.

Гомумән, митингка килгән кешеләр үзләрен эш урынында кебек хис итте. Алар тизрәк өсләреннән зур йөкне төшерергә ашыктылар, шуңа да төп-төгәл вакытында килеп, полиция тикшереп кертәчәк керү-чыгу юлларында озын чиратларны тыныч кына сабый балалары белән үтеп, тиешле кешеләргә күренеп-билгеләнеп кайту юлларын карый башладылар.

Чараның махсус кунагы һәм табага май өстәүчесе Мәскәүдән Дума депутаты Александр Сидякин булды. Ул русча һәм татарча “Без бергә!” дип ватанпәрвәрлек хисләрен уятырга тырышты, 1612 елда рус-татар дуслыгы булган дип татарстанлыларны русияле милләт булып берләшергә чакырды, ялкынлы чыгышы белән Казан митингына Мәскәү рухы өстәргә теләде.

Әмма халыкның моңа исе китмәде, алар тиешле кешеләрдә теркәлгәч, урам җыены башланып ун минут үтүгә дистәләп, йөзләп мәйданнан китә башлады. “Ник иртә китәсез?” дигәч, “Без китмибез, хәзер киләбез” дип тизрәк җаваптан качып, ераграк китәргә ашыктылар.

Митинг бер сәгать дәвам итте. Төп чыгышлар урысча барды, татарча җырларга “Зөләйлә” төркеме кебек дәүләт чараларында еш катнашучы берничә артист чакырылган иде.

XS
SM
MD
LG