Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Акбузат" бәйгесендә Башкортстаннан биш, Татарстаннан бер фильм катнаша


"Акбузат" кинофестивален ябу тантанасы. 2014
"Акбузат" кинофестивален ябу тантанасы. 2014

"Акбүзат" халыкара фильмнар бәйгесенә 36 эш сайлап алынган, аның эченнән Татарстаннан бер, Башкортстаннан биш әсәр бар.

Уфада узачак "Акбузат" II халыкара милли һәм этник фильмнар фестиваленә 36 эш сайлап алынган. 12 нәфис, 13 кыска метражлы, 11 документаль фильм бәйгегә чыгачак. Фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Азәрбайҗан, Әрманстан, Бангладеш, Иран, Кыргызстан, Мисыр, Русия, Таҗикстан, Һиндстан, Эстония режиссерларының эшләре катнаша.

9-12 декабрь көннәрендә Уфада узачак бәйгегә барлыгы 258 фильм килгән булган. Татарстаннан Фәрит Дәүләтшинның Рудольф Нуриевка багышланган нәфис фильмы, Башкортстаннан Айнур Әскәрвоның "Әсә", Руслан Юлтаевның "Өч хат", Таңсулпан Буракаеваның "Ике күрше", Айсуак Юмагуловның "Сәйфелмөлек һәм Бибигөл" кыска метражлы һәм Зилүрә Исәндәүләтованың "Тәүбә" исемле документаль фильмнары бәйгегә чыга. Бу хакта Азатлыкка Башкортстан киностудиясенең баш мөхәррире Мансур Тимербулатов белдерде.

Башкортстан киностудиясе вәкиле, фильмнарны сайлап алу төркеме әгъзасы Зилүрә Исәндәүләтовага, биюче якташы булганга, Татарстан тәкъдим иткән Рудольф Нуриевка багышланган фильм бигрәк тә күңеленә хуш килгән. "Этник һәм милли күзлектән караганда да, татар һәм башкорт халыкларының әсәрләре бер-берсенә үзенең теле, җыр-моңы һәм традицияләре белән якын. Кешеләр язмышы да уртак", ди Исәндәүләтова.

XS
SM
MD
LG