Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Курчак" фильмы тәкъдим ителә


Фильмның афишасы
Фильмның афишасы

10 ноябрь яшь татар режиссеры Диана Әүхәдиева Мәскәүнең Милләтләр йортында "Курчак" фильмын тәкъдим итә. Ул "Вакыт, вакыйгалар, кешеләр" проекты кысаларында күрсәтелә.

"Курчак" фильмы далада яшәүчеләр турында. Айсылу атлы кызчыкның балалыктан узып, кыз булып өлгереп җитүенә багышлап, алар йола уздыралар: хатын-кыз кыяфәтендә курчак ясап, аны киендерәләр, бизәндерәләр дә, ахырдан утка ягалар.

Фильмны караганнан соң, аны төшерү процессын сурәтләгән кадрлар белән танышырга, шулай ук яшь режиссерның иҗаты, аның үз һөнәре өлкәсендә корган планнары турында сөйләшергә мөмкин булачак. Чара кысаларында фильмга караган фотосурәтләр күргәзмәсе дә оештырыла.

“Курчак” фильмы күп кенә халыкара бәйгеләрдә катнашкан: "Киношок" (Русия, Анапа), "Европага тәрәзә" (Русия, Выборг); Cameraimage (Польша, Быдгощ), Cinema of Tomorrow (Мисыр, Каир). Иң яхшы оператор эше өчен "Бастау" кинофестивалендә, иң яхшы костюмнар өчен ВГИКның 35-нче Халыкара студентлар фестивалендә бүләкләргә ия булган.

Диана Әүхәдиева 1991 елда Казанда туган. Хәзер Мәскәүдә яши. 2014 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. 2015 елдан ВГИКның режиссерлык факультетында “Уен фильмы режиссеры” белгечлеге буенча белем ала.

Диана тугыз елдан артык фото белән шөгыльләнә. Хәзер ул ВГИКта “Фотокомпозиция” дәресләрен алып бара.

“Курчак” фильмы 19.00да башлана. Керү түләүсез.

XS
SM
MD
LG