Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анкарадагы татар оешмасы – дуслык үрнәге


Берил һәм Надир Дәүләт бәйрәм кичәсендә
Берил һәм Надир Дәүләт бәйрәм кичәсендә

7 ноябрь Төркия башкаласы Анкарадагы Казан мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы төзелүгә ярты гасыр тулу уңаеннан тантана үткәрелде. Чарада катнашкан Берил Дәүләт фикерләре белән уртаклаша.

Татарлар белән беренче тапкыр 1999 елда таныштым. Ул вакытта ишеткән бер сүз әле дә хәтеремдә. “Өч татар җыелса биш партия корыр”, дигәннәр иде. Вакыт уза торды, төрле илләрдә яшәгән татарлар, алар корган җәмгыятьләр һәм оешмалар белән таныштым. Яшәгән саен бу сүзнең чыннан да дөрес булганына инандым.

Татарлар сабый чагында ана назы күрмәгән бала кебек, авыр тормышта яшәгән халык. Татарлар тарихы ул сөрген, төрле якка тайпылу, куркынычтан качу һәм тыныч урынга сыену дастаны. Татарлар ул өзелеп дөньяга чәчелгән тәсбих. Татарлар ул читләшеп беткән, бер-берсе белән төрле сәбәпләр аркасында дәвамлы һәм якын мөнәсәбәттә була алмаган туганнар. Бер телдә сөйләшкән, бер дин тоткан, әмма төрле илләрдә, төрле җәмгыятьләрдә яшәүләре сәбәпләре дөньяга карашлары нык аерылган милләт ул татарлар. Ошыймы бу безгә, ошамыймы - татарлар шундый.

Төрек телендә "чыгарма кагыйдәне бозмас" дигән мәкаль бар. Анкарадагы Казан исемле мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы да – чыгарма. "Өч татарның биш фиркасе" кагыйдәсен бозган җәмгыять.

300дән артык татар 2015 елның 7 ноябрендә җыелып җырлады, биеде, ашады, эчте, күңел ачты. Барысы да 50 ел элек Ерак Көнчыгыштан килгән мөһаҗирләр. Арасында балалары, оныклары да бар. Алар инде Анадолуда туып үскән. Бу җәмгыять әгъзаларының шатлыклары, кайгылары уртак, бөтен тормышлары уртак. Фикер аермалыклары юк диярлек.

Анкарадагы Казан мәдәният оешмасы – татар дөньясы өчен генә түгел, Төркия чынбарлыгы өчен дә чыгарма. Меңләгән ел тарихы булган бу илгә ныгытмалар, мәчетләр, сарайлар һәм күперләрне карарга киләләр, әмма 200-300 еллык тарихы булган мәктәпләр, хастаханәләр, театрлар юк диярлек. Төркиядә 50 еллыгын билгеләгән бер ширкәт тә, бер бренд да юк.

Берлекнең, туганлыкның һәм дуслыкның мөхтәрәм бер үрнәгенә ярты гасыр! Оешманы корган һәм яшәткән һәркемнең чын күңелдән "рәхмәт" һәм ялкынлы "афәрин" сүзләрен ишетергә хакы бар.

Кагыйдә "аерылыгыз", дисә, чыгарма аннан яхшырак, димәк. Аерылмагыз, татарлар!

Берил Дәүләт
блогер, Истанбул

XS
SM
MD
LG