11 ноябрь Литва башкаласы Вильнюста татарларга багышланган үзенчәлекле фотокүргәзмә эшли башлый. Фотоларның авторы Неринга Рекашюте үз эшләрендә татарларның гасырлар дәвамында никадәр үзгәрүен күрсәтә алган.
"Башта без проектны Литва татарларына багышларга уйладык. Беренче идея – мондагы татарларның Литвада яшәүчеләр кебек үк, гадәти тормыш алып баруын, тик үз тамырларын онытмавын күрсәтү иде, - дип сөйләде Азатлыкка проектта катнашучы Мария (Мәрьям) Мейшутович. – Тик күргәзмәне әзерли торгач, тема киңәя төште. Неринга Литвада яшәп ислам динен кабул иткән кызларны да фотога төшерә башлады".
Күргәзмә документаль, шул ук вакытта сәнгатьле-нәфис рәвештә дә Литвада исламның төрледән-төрле формалары турында сөйли. Проектны тормышка ашыруга "Дуслык" татар яшьләре берлеге әгъзалары һәм Татар мәдәнияте үзәге активистлары өлеш керткән.
"Тора-бара проектка Литва татарлары, ислам динен кабул иткән Литва кызлары гына түгел, Европага күчеп килүче мөселман-качаклар, иммигрантлар да керде, - дип билгеләп үтте фотолар авторы Неринга Рекашюте. – Проектның максаты – җәмгыять белән милли азчылыклар арасында диалог булдыру, шул ук вакытта мөселман өммәтенең үз эчендә бәйләнешләрне, аңлашуны ныгыту. Литвадагы мөселманнарның уңай, позитив образын тудыру да, мәдәниятләр арасында аралашуны ныгыту да әһәмиятле максат булып тора. Бу проектны эдукацион (тәрбияви, аңлата торган) дип әйтеп була – Литва җәмәгатьчелеген анда барган үзгәреш процесслары белән таныштырырга мөмкинлек бирә".
"Литвада ислам" фотокүргәзмәсе
1/10Неринга Рекашюте фотолары
11 ноябрь Литва башкаласы Вильнюста татарларга багышланган үзенчәлекле фотокүргәзмә ачыла. Аның үзенчәлеге шунда – фотоларның авторы Неринга Рекашюте үз эшләрендә татарларның гасырлар дәвамында никадәр үзгәрүен күрсәтә алган.