Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төбәкләрендә йөк машиналары туктады


Машина йөртүчеләрнең төбәкара һөнәр берлеге федераль юлларны түләүле итүгә каршы каршылык чарасын үткәрә.

Бүген Русиядә Машина йөртүчеләрнең төбәкара һөнәр берлеге җитәкчелегендә каршылык чарасы үтә. Иң зур тыгым Мәскәү-Кырым олы юлының Белгород өлкәсендәге өлешендә һәм Омск-Новосибирск юлында барлыкка килде, дип яза "Коммерсант". Берлек башлыгы Александр Котов сүзләренә караганда, каршылык чарасына Татарстан белән Башкортстан, шулай ук Екатеринбур, Оренбур, Петербур, Карачай-Чиркәс, Кабарда-Балкар һәм башка шәһәрләрләр һәм республикалардан йөк машиналарын йөртүчеләр кушылырга тиеш иде.

Русия хөкүмәте 12 тоннан авыррак машиналарга бер чакрым юл өчен 3.5 сумлык түләү кертергә җыена. Машина йөртүчеләр бу карарга ризасызлык белдереп юлларны япты. Хөкүмәт түләүне кертүдән баш тартмаса, машина йөртүчеләр 15 гыйнвар эшкә чыкмаячакларын белдерде. Һөнәр берлегенең премьер-министр Дмитрий Медведевка мөрәҗәгатеннән соң, хөкүмәт түләүне аз-азлап арттырырга булды. 2016 елның мартыннан бер чакрым юл 1.53, аннан соңгы ике елда 3.06, 2018 елда 3.73 сум булачак, дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG