Accessibility links

"Коммерсант": Караулованы "Ислам дәүләте"нә татарстанлы җәлеп иткән


Варвара Караулова мәхкәмәдә. 28 октябрь 2015
Варвара Караулова мәхкәмәдә. 28 октябрь 2015

Караулованың әнисе кызының "Ислам дәүләтенә" кушылырга теләвен Айрат Саматовны яратканга күрә килеп чыккан, дип әйтә.

"Ислам дәүләте" сафларына кушылырга омтылуда гаепләнгән Мәскәү дәүләт университеты студенты Варвара Караулованы Русиядә тыелган бу оешмага татарстанлы Айрат Саматов җәлеп иткән, дип яза "Коммерсант" газеты.

Басма белдерүенчә, Саматов үзе 2014 елдан "Ислам дәүләте"нә кергән һәм быел яз көне Караулованы бу оешмага кушылырга кыстаган, очкычка билет та алган. "Коммерсант" Караулова белән Саматов ул вакытта инде шәригать кануннары нигезендә өйләнешкән дә булган, дип яза. Саматовка террор оешмада булганга читтән торып ​Русиядә гаепләү дә белдерелгән.

Караулова узган елның маенда юкка чыга. Июнь башында ул 13 русияле белән Төркия-Сүрия чиген чыгарга омтылганда тоткарлана. 2015 елның октябренә кадәр ул бу җинаять эшенә шахит буларак җәлеп ителә. Анда "Ислам дәүләте"нә җәлеп итүчеләргә гаепләү белдерелә. Карауловадан сорау алганнан соң һәм ул яшәгән фатирда тентү үткәргәч тикшерүчеләр аның Русиягә кайткач та тыелган оешма белән элемтәдә булуын ачыклый. Караулованың әнисе бу хәлне Саматовны яратканга килеп чыккан дип әйтә.

10 ноябрь көнне тикшерүчеләр Карауловага "Ислам дәүләте"нә кушылырга теләүдә рәсми гаепләү белдерде. Сишәмбе көнне булган мәхкәмәдә Караулова үз гаебен тулысынча таныды. Ул адвокатлар ярдәменнән дә баш тартты. 28 октябрьдән бирле Караулова сак астында.

XS
SM
MD
LG