Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнчыгыш Төркестанның сөргендәге хөкүмәте Гаспралы бүләгенә ия булды


Көнчыгыш Төркестан әләме
Көнчыгыш Төркестан әләме

Токио шәһәрендә “Журналистика һәм кеше хокуклары яклау өлкәсендә Исмагыйль Гаспралы исемендәге премия” Көнчыгыш Төркестанның сөргендәге хөкүмәтенә тапшырылачак.

Журналистика һәм кеше хокуклары яклау өлкәсендә Исмагыйль Гаспралы исемендәге бүләк “Төрки телле илләрдәге халыкара журналистлар Җәмгыяте” тарафыннан тапшырыла, һәм төрки дөньяда иң мәртәбәле премияләрдән санала. Быел “Кеше хокукларын яклау” номинациясендә бүләккә Көнчыгыш Төркестанның сөргендәге хөкүмәте лаек дип табылды, дип яза Төркиянең Sabah басмасы. Премияне Көнчыгыш Төркестанның президенты Әхмәт Игәмбирдегә бирергә дигән карар кабул ителгән. Уйгыр хокук яклаучысы халыкның бәйсезлеген яклаган өчен инде 12 ел Кытайда төрмәдә утыра. Төркиядә 12 ноябрьне "Көнчыгыш Төркестан" дип билгеләүне таләп иткән кампания бара.

Премиянең калган лауреатлары – Көнчыгыш Төркестанның сөргендәге хөкүмәте парламенты Башлыгы Солтан Мәхмүт Кашгари, премьер-министры Исмаил Чеңгыз, Көнчыгыш Төркестан шагыйре Әхмәтҗан Усман, Нур Мөкаддәс һәм Зәйнәбидин Габдерәшитов.

Исмагыйль Гаспралы исемендәге журналистлар премиясенә иң лаеклы дип япон журналисты Кенджи Гото табылды. Гото Сириядә “Ислам дәүләте” дип аталган террор төркеме тарафыннан үтерелде. Премия журналистның гаиләсенә тапшырылачак, дип хәбәр ителә.

Моннан тыш, Исмагыйль Гаспралы исемендәге премия бүләк Токио мәчете янында Төрки мәдәният үзәгенә, аның төрки һәм ислам мәдәниятен Япониядә тарату өлкәсендә эшчәнлеге өчен тапшырылды. Әйтергә кирәк, Токио мәчетен Русиядән киткән татар эмигрантлары 1928 елда ук сала.

Узган елда Исмагыйль Гаспралы премиясе кырымтатар халкы Мәҗлесенә һәм Мостафа Җәмилевкә бирелгән иде.

XS
SM
MD
LG