Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина кырымтатарлар депортациясен геноцид дип таныды


Югары Радада тавыш бирү
Югары Радада тавыш бирү

Украина Югары радасы "кырымтатар халкына каршы геноцид кылынганын" таныды.

Югары рада 12 ноябрь "кырымтатар халкына каршы кылынган җинаятьләрне геноцид дип тану" турындагы карарны кабул итте. Карар өлгесен мәдәният һәм дин эшләре комитеты рәисе Николай Княжицкий тәкъдим иткән иде.

Карарда "кырымтатарларны 1944 елда Кырымнан куып чыгаруны геноцид дип танырга һәм 18 майны геноцидны искә алу көне итеп билгеләргә", диелгән. Әлеге карар БМОның геноцидларны булдырмау һәм аның өчен җәза турындагы конвенциясенә нигезләнеп әзерләнгән.

1944 елның 18 маенда совет хакимиятләре кайбер кырымтатарларны Икенче дөнья сугышы вакытында нацилар белән хезмәттәшлектә гаепләп халыкны Үзәк Азиягә сөргенгә куды. Юлда һәм депортациянең беренче елларында халыкның яртысы диярлек үлде. 1989 елда Советлар Берлегенең Югары шурасы депортацияне канунсыз гамәл һәм җинаять дип таныган иде.

XS
SM
MD
LG