Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кидспейс"та бала полицияле уйнаганда, әти-әнисе намаз укый


"Кидспейс"та бала полицияле уйнаганда, әти-әнисе намаз укый
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:56 0:00

"Кидспейс"та бала полицияле уйнаганда, әти-әнисе намаз укый ала

"Казан-Арена"дагы "Кидспейс" балалар шәһәрчегендә полиция бүлеге эшли. Уен мәйданчыгы җитәкчесе Елена Тихонова сүзләренчә, малайлар-кызлар үзләре аңларлыкны белеп үсәргә тиеш. Тиздән хәләл ризык һәм намаз бүлмәсе дә булачак. Ә менә татарча язу белән татарча уйнатуга ихтыяҗ юк, ди ул.

Татарстан башкаласындагы “Казан-Арена” стадионда урнашкан “Кидспейс” балалар мәйданчыгында намаз уку бүлмәсе һәм хәләл ризык булдыру тәкъдиме белән беренче булып кулланучылар - әти-әниләр чыга. Аларга муллар да кушыла. Теләк-тәкъдимнәр күп килгәч уен шәһәрчеге җитәкчелеге аларны чынга ашырырга сүз бирә.

“Безгә еш кына дин кануннары буенча яшәүче ата-аналар һәм балалар килә. Алар намаз укырга урын, хәләл ризык сорап мөрәҗәгать итә. Кызганычка каршы, әлегә бездә боларның берсе дә юк иде. Килгән кунакның ихтыяҗы – безнең өчен бик мөһим. Шуңа күрә шәһәрчектә ислам дине шартларына туры китерелеп җиһазландырылган намаз уку бүлмәсе ясарга булдык. Балалар өчен буламы, аларның ата-аналары өченме, минем аңлавымча, аерма юк”, ди “Кидспейс” мөдире Елена Тихонова.

Шәһәрчек буенча сәяхәт иткәндә дистәгә якын көн-күреш объектлары арасында "Полиция" бүлеге аерым урынны алып тора. Анда тактада эленеп торучы җинаятьчеләр исемлеге дә, тикшерү-тентү өчен башка кирәк-яраклар да күрсәтелгән. “Сабый вакыттан ук криминаль дөнья белән таныштыру урынлымы?” дигән сорауга шәһәрчек җитәкчесе аптырап калмады.

“Балалар үскәндә үк тормышның ни икәнен белеп үсәргәш тиеш. Әлбәттә, без аларга чынбырлыкта булган криминаль хәлләр, куркыныч яңалыклар турында сөйләмибез. Бала уен аша катлаулы очракта үз-үзен ничек тотасын белергә һәм аңларга тиеш: җинаятьчене күргәч качамы ул, аның белән сөйләшәме, яисә ярдәмгә олы кешене чакырамы, боларның барысын да безнең остазларыбыз аларга аңлата. Безнең укытучылар балаларга полиция хезмәткәрләре турында мөмкин кадәр күп мәгълүмат бирә. Балаларның бер соравын да җавапсыз калдырмый. Шуңа да "Полиция" бүлеген мин иң кирәкле һәм бала өчен файдалы булган тукталышларның берсе дип саныйм. Алар үзләре дә уен аша хокук сакчыларыннан башка тормышны күзаллап булмавына инандылар” ди, Елена Тихонова.

Шәһәрчекнең исеме инглиз телендә булуга карамастан, “Кидспейс” тулаем Русия-Татарстан идарә-оешмалары эшчәнлеген балалар шәһәрчеге форматында тәкъдим итә. Мәсәлән монда “Таттелеком”, “Нәфис-косметикс” заводы, “Унистрой” төзелеш үзәге, “Бәхетле” супермаркеты, “Казан” телерадиоширкәтен күрергә була.

Шәһәрчек “Кидспейс” дип аталганчы, балалар арасында сораштыру үткәргәннәр, яңа буын Русия тормышына чит ил исемен сайлаган.

“Үзем дә уен мәйданчыгына инглиз телендәге исемне куярга дип уйлаган идем. Ялгышмаганмын. Чөнки балалар да инглизчә исемне тизрәк истә калдыра. Шуңа да карамастан, мәйданчыкларны без Русия рухында җиһазландырдык. Монда чит ил ширкәтләре, чит ил тауарлары юк. Бар идея дә Русия, Татарстан мисалында туды. Балалар үзебезнекен белеп, күреп үсәргә тиеш дип саныйм", ди Тихонова.

“Татарстанныкы дип рекламалагач нигә татарча уйнатучылар, татарча язулар күренми?” дип тә сорадык. Әлегә ихтыяҗ юк, әти-әниләргә болай да ярый, татарча кирәк дип әйтүче юк диярлек. Балалар нинди телдә дә балалар инде, кайда булуларын болай да аңлыйлар”, диде ул.

XS
SM
MD
LG