Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда террор гамәлләре

Җомга кич Франция башкаласының берничә урынында кораллы һөҗүмнәр нәтиҗәсендә йөздән артык кеше һәлак булды.


14:24 14.11.2015

Франциядә өч көнлек матәм игълан ителде

14:19 14.11.2015

Франциянең Мәскәү һәм Бишкәктәге илчелекләренә чәчәкләр китерәләр

Франциянең Мәскәүдәге илчелегенә кешеләр чәчәкләр китерә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:41 0:00

Кыргызстан Франциянең кайгысын уртаклаша
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00

04:44 14.11.2015

Париж стадионында Франция-Германия уены барганда өч шартлау тавышы ишетелә. Франция президенты Франсуа Олланд та шунда була, шартлаулар башлануга китеп бара.

Париж стадионында шартлау тавышлары ишетелә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:35 0:00
04:08 14.11.2015

Германия-Франция футбол уены вакытында булган шартлаулардан соң халык стадионнан Марсельеза - Франция гимнын җырлый-җырлый чыкты. Парижның берничә урынында булган террор гамәлләрендә кимендә 140 кеше һәлак булды, 5 террорчы үтерелде

03:56 14.11.2015

Парижда полициягә ярдәмгә 1500 хәрби чыгарылды. Һава аланнары ябылмаячагы хәбәр ителде, әмма кайбер һава юллары ширкәтләре Парижга очышларын кичектерде. Эйфель манарасының утлары сүндерелде

03:47 14.11.2015

Такси йөртүчеләр һөҗүмнәр булган урыннардан кешеләрне өйләренә бушка алып кайта

03:39 14.11.2015

Кимендә 100 кеше һәлак булган клубка Франция президенты Франсуа Олланд килде. Тотыклар азат ителде. Һөҗүм иткән ике кеше үтерелде. Батаклан #Bataclan концертлар залында АКШның Калифорния штатыннан Eagles of Death Metal рок төркеме концерты бара иде. Олланд Антальяда иртәгә ачылачак "Зур-20" саммитына бармый. АКШ президенты Барак Обама һәм Европа Берлеге Франциягә ярдәм тәкъдим итте

03:26 14.11.2015

Террор һөҗүмнәре Парижның җиде урынында булды. Шәһәр халкына өйләреннән чыкмаска кушылды.

дәвам

фикерләр (7)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG