Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы халыклар милли ашларын күрсәтте


Татарстандагы халыклар милли ашларын күрсәтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:47 0:00

Татарстандагы халыклар милли ашларын күрсәтте

13 ноябрь Халыклар дуслыгы йортында Татарстанда гомер итүче халыкларның милли ашлар бәйгесе үтте. 13 милли төркем халык ашларын әзерләп күрсәтте һәм акчалата бүләк өчен ярышты.

Узган җомга иртәсендә Казандагы "Халыкара хезмәт күрсәтү коллияте"ндә төркемнәр очрашып, аш-су әзерләргә тотынды. Кичен алар үзләренең иҗат җимешләрен Халыклар дуслыгы йортындагы тантаналы кичәдә тәкъдим итте.

Профессиональ жюрига тәҗрибәле пешекчеләр, хезмәт күрсәтү өлкәсендә, туризмда эшләүче җаваплы хезмәткәрләр кергән иде. Алар бәйгегә чыгарылган татлы ашамлыкларны һәм камыр әйберләрен пешерү осталыгы, бизәлешенә бәя бирде.

Рус милли ашларын әзерләгән төркем
Рус милли ашларын әзерләгән төркем

Нәтиҗәдә җиңүче итеп рус милли ашларын әзерләгән төркем танылды. Алар төрле эчле бәлешләр, кабартмалар, торт пешерде.

Икенче урынга Азәрбайҗан кызлары чыкты. Алар чикләүвекле пәхләвә әзерләде. Аларны видеода күрә аласыз.

Керәшен кызларының кош теле һәм кәбестәдән пешергән Питрәү бөккәне аеручы уңган иде. Алар өченче урын алды дип игълан ителде. Җиңүчеләргә, алган урынга карап 10,15 һәм 20 мең сумлык акчалата бүләк бирелде.

Төркмән төркеме үз ашлары белән таныштыра
Төркмән төркеме үз ашлары белән таныштыра

Өч почмаклы сумсалар һәм кабактан татлы аш пешергән төркмән төркеме халык мәхәббәтен яулаучылар буларак тәкъдим ителде. Аларга чәй чынаяклары җыелмасы бүләк ителде.

Бәйгедә тагын башкорт, татар, удмурт, һинд, кытай, грек, таҗик һәм башка милли төркемнәр катнашты.

XS
SM
MD
LG