Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда очкыч һәлакәтенә ике ел: тикшерү нәтиҗәләре әле дә юк


Казан һава аланында очкыч һәлакәте корбаннарына һәйкәл
Казан һава аланында очкыч һәлакәте корбаннарына һәйкәл

17 ноябрь – Казанда "Татарстан" һава ширкәте очкычы һәлакәткә юлыгып 50 кешенең гомере өзелгәнгә ике ел. Тикшерү нәтиҗәләре әле дә игълан ителмәде. МАКны гаепләүләр арта.

50 кешенең гомерен өзгән, аларның якыннарының йөрәкләренә гомерлек җәрәхәт салган, "Татарстан" һава ширкәтенең юкка чыгуына китергән Казан һава аланында очкыч һәлакәтенә 17 ноябрьдә ике ел тула.

Бу һәлакәтттә улларын, кызларын, туганнарын югалтканнар гына түгел, татарстаннарның күпчелеге әле дә: "Ни сәбәпле?", "Ни өчен?" дигән сорау куя. Тикшерү нәтиҗәләре бүгенгә кадәр игълан ителмәгән.

2013 елның 17 ноябрь кичендә улын югалткан абыйга Азатлык: "Тикшерү нәтиҗәләрен көтәсезме? Нигә хисабны игълан итү озакка сузылды дип уйлысыз", дигәч ул: "Бу сорауны очкыч һәлакәтендә улын югалткан Миңнехановка юлладыгызмы?" дип сүзне кыска тотты.

Очкыч казасында һәлак булган 1984 елда туган Айрат Садретдиновның бертуган энесе Айнур да рәсми затлардан бернинди яңа мәгълүмат килмәвен, бары тик тикшерү дәвам итә дигән хатлар гына алып торуларын әйтә.

​Татарстанда яңа оешкан "ЮВТ-Аэро", дөресрәге, очкыч һәлакәтеннән соң яңа исем белән тернәкләнеп киткән элекке "Ак Барс Аэро" һава ширкәтенең генераль директоры Петр Турбаев та Азатлыкка Казанда Боинг казасы сәбәпләрен тикшерү нәтиҗәсен республика җәмәгатьчелеге дә һәм шулай ук авиация белән бәйләнештәге һәр кеше көтә дип әйтте. Очкыч һәлакәте Татарстанның сивил (гражданнар) авиациясен тулысынча дип әйтерлек юкка чыгарып, яңа "ЮВТ-Аэро" һава ширкәте оештырырга мәҗбүр итте.

Петр Турбаев
Петр Турбаев

2013 ел Татарстандагы ике һава ширкәтен – "Татарстан" һәм "Ак Барс Аэро"ны берләштерү эшләре башланган чор иде. 2011 елда Карелиядә ТУ-134 очкычы җимерелеп төшеп 45 кеше һәлак булгач һәм Ярославльдә Як-42 очкычы казасында "Локомотив" хоккей такымы корбан булгач кына Русия җитәкчелеге, илдә сивил авиациядә хәлләрнең үтә дә хөртилеген аңлап, очышлар иминлеген тәэмин итә алмаган һава ширкәтләре эшчәнлеген туктату турында уйлана башлады. Бу хәлдән соң авиация белгечләре республикадагы "Татарстан" һәм "Ак Барс Аэро" берләшсә генә яшәп калачаклар дип белдергән иде. Аннан соң ике ширкәтнең кушылачагы рәсми игълан ителде.

Әмма кушылу эшләре озак дәвам итмәде, 17 ноябрьдәге һәлакәттән соң 31 декабрьдә "Татарстан"ның лицензиясе алынды һәм 2014 елның май аенда һава ширкәте үзен банкрот дип мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Һәлакәттән соң "Ак Барс Аэро" "Татарстан"ның беркадәр очкычларын үзенә алган иде. 2015 елның гыйнварында "Ак Барс Аэро" очышларны бөтенләй туктатты. Росавиация ширкәтнең сертификатын алды. Аннан соң банкротлык эшләре башланды.

​2009 елда кыска гына вакыт эчендә "Татарстан" һава ширкәтенә җитәкчелек иткән, гомерен авиациягә багышлаган белгеч, хәзер "Казан авиапредприятие" җитәкчесе Магомед Закаржаев Боинг һәлакәте сәбәпләрен тикшерү сузылу "мөгаен барлык нечкәлекләр дә билгеле булмаганга игълан ителми" торгандыр дип әйтә. Аның сүзләренчә, гадәттә бер-ике ел эчендә тикшерү нәтиҗәләре игълан ителә, шулай да дөнья тәҗрибәсендә 7-8 ел тикшерелгән һәлакәтләр һәм сәбәбе бөтенләй ачыкланмаганнары да бар.

Магомед Закаржаев
Магомед Закаржаев

"Нигә алар бүгенгә кадәр игълан итмәделәр икән, Казандагы очкыч һәлакәтенә карата сорауны МАКка (Дәүләтара авиация комитеты) бирү кирәк. Башта бит МАК та, тикшерү комиссиясе дә очкычның үзендә җитешсезлекләр табылмаган, гаеп экипажда гына булган, дип белдергән иде. Бәлки, хәзер тикшерү нәтиҗәләре үзгәрде микән? Әйтә алмыйм", ди Закаржаев.

МАК үзенең сайтында Казан һәлакәтенә карата соңгы мәгълүматны 2014 елның 16 сентябрендә биргән.

Анда: "Очышны язып барган "кара тартмалар"да да, очкычның сакланып калган кисәкләрендә дә техниканың сафтан чыгуына дәлилләр табылмады" диелгән. Бу тикшерүне инженер-техниклар төркеме үткәргән.

Соңгы ике атна эчендә МАК кискен тәнкыйтьләргә дучар. Росавиация башлыгы Александр Нерадько: "Бу һәлакәтне тикшерү әлегә кадәр төгәлләнмәгән, дәүләткә хисап тапшырылмаган" дип белдерде. Русия җәмәгать пулаты әгъзалары да Казан һәлакәтенә ике ел узуга карамастан хисап игълан ителмәгәнгә МАКны тикшерүләр үткәрүгә белеме җитмәүдә гаепләде. Пулат әгъзалары сертификацияләү һәм тикшерү вазифаларын МАКтан алып Росавиация, Ространснадзор һәм Русия транспорт министрлыгы арасында бүлешергә кирәк дип тәкъдим итте.

Казан һава аланында очкыч һәлакәткә юлыккан урынны журналистларга күрсәттеләр. 21 ноябрь 2013
Казан һава аланында очкыч һәлакәткә юлыккан урынны журналистларга күрсәттеләр. 21 ноябрь 2013

Закаржаев Русиядә авиацияне баккан оешмаларының дүртәү булуы һәм аларның бер йодрык сыман уртак фикергә килеп эшләмәүләрен бу тармакның җитешсезлеге буларак бәяли.

"МАК – Советлар берлеге таркалганда оешты һәм БДБ илләре дә МАК кебек үз структураларын булдырыр дип көтелде. МАК бүгенгә кадәр сакланып калды һәм аның вазифалары анык үк түгел. Алга киткән илләрдә сертификацияләүне дә, һәлакәтләрне тикшерүне дә, контрольне дә үз өстенә алган оешма юк. Күп тапкырлар инде МАКны ябарга, һәлакәтләрне генә тикшерүче бәйсез комиссия төзү кирәклеге турында тәкъдимнәр булды", ди Закаржаев. Аның сүзләренчә, дөньядагы алга киткән сивил илләрнең, зур дәүләтләрнең һәрберсендә һәлакәтләрне тикшерүче бәйсез комиссияләр бар.

"ЮВТ-Аэро" җитәкчесе Турбаев та: "Авиация оешмаларының җаваплылыкны бер-берсенә аударуы файдага китерми", ди.

XS
SM
MD
LG