Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда матәм һәм бердәмлек


"Курыкмыйбыз" Парижта террорга каршы урам җыены
"Курыкмыйбыз" Парижта террорга каршы урам җыены

Парижда 13 ноябрь террор гамәлләре нәтиҗәсендә 129 кеше һәлак булды, 350дән артыгы яраланды. Үлүчеләр һәм яраланучылар - 15 ил ватандашлары. Илдә өч көнлек матәм.

Һөҗүмнәрне җиде интихарчы оештырган дип хәбәр ителә, ләкин хакимиятләр һөҗүмнәрне оештыруга тагын да күбрәк кеше катнашкан дип белдерде. Җиде интихарчының өчесе үзләрен "Стад де Франс" стадионы янында шартлаткан, өчесе "Батаклан" концерт залында, тагын берсе - Вольтер урамында. Прокуратура аларның өч төркем булып хәрәкәт иткәннәрен белдерде. Барысы да бертөрле - Калашников автоматлары һәм шартлаткычлар белән коралланган булган.

Берсенең исеме билгеле

Террорчыларның берсенең исеме 29 яшьлек Омар Исмаил Мосферай, дип аталды. Франциядә туган Мосферай 2010 елда "дини радикальләшүгә якын" булганнарның исемлегенә кертелгән. 2014 елда Мосферай Сүриядә булып кайткан. Аның әтисе, бертуган абыйсын һәм абыйсының хатынын һәм тагын дүрт туганын кулга алганнар, өйләрендә тентү булган. Калган интихарчыларга 15-18 яшьләр дип хәбәр ителә.

Сүрия паспорты табылды

Террорчыларның берсе янында Сүрия паспорты табылган. Аның Франциягә октябрьдә Греция һәм Сербия аша килгән качакныкы булуы хәбәр ителә. Стадион янында тагын бер Сүрия паспорты табылган, ләкин аның кемнеке булуы әлегә билгесез.

Бер интихарчыны стадионга кертмәгәннәр

"Стад де Франс" стадионында барган Франция белән Германия футбол уенына бер интихарчы, билеты булса да, керә алмаган, аны сакчылар кертмәгән. Үзен ул стадион янында шартлаткан.

"Ислам дәүләте" җаваплылыкны үз өстенә алды

"Ислам дәүләте" исемле террор оешмасы белдерүендә һөҗүмнәрдә сигез кешенең катнашканы һәм Франциянең "Ислам дәүләтенең" төп хәдәфләренең берсе булганы әйтелә. Премьер-министр Мануэль Вальс һөҗүмнәргә карамастан, Франция Сүриядә "Ислам дәүләте" сугышчыларын утка тотуны дәвам итәчәк дип белдерде. Президент Франсуа Олланд үтә уңчылар җитәкчесе Николя Саркози белән очрашып илнең һәм бөтен Европаның миграция һәм иминлек сәясәтенә үзгәрешләр кертү турында фикер алышты.

XS
SM
MD
LG