Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов Финляндия татарлары белән очрашты


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиягә эш сәфәрен татар мәхәлләсе белән очрашудан башлады.

Финляндия татар җәмгыяте рәисе Атик Али Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов алдында ясаган чыгышында татар мәхәлләсенең Париждагы һөҗүмнәрне кискен тәнкыйтьләвен һәм террорның исламга катнашы булмавын белдерде.

Президент Финляндиягә 15 ноябрь килде. Ике көнлек сәфәре барышында аның президент Саули Ниинисте белән очрашуы каралган. 16 ноябрь Русия илчелегендә Татарстан-Финляндия бизнес форумы үтәчәк. Анда катнашыр өчен президент белән бергә Татарстаннан икътисад министры, инвестицион үсеш агентлыгы һәм сәүдә-сәнәгать пулаты җитәкчеләре килде.

Миңнеханов сәфәрен татар мәхәлләсе белән очрашудан башлады. Беренче булып чыгыш ясаган җәмгыять рәисе Атик Али, татарларның Финляндиядә иң зур хөрмәткә лаек мөселман җәмгыяте булганын белдерде. Париждагы һөҗүмнәрдән соң ул үзе һәм имам Рамил Билал күпсанлы телевидение һәм радио тапшыруларда чыгышлар ясаган.

Татарстан президенты үз чиратында Финляндия татарларына "алты буын аша динне, телне һәм Татарстан белән элемтәне" саклап калганнарына рәхмәтен белдерде. Татарстанда да "дин булмаса, телне саклап булмаячак", диде Миңнеханов.

XS
SM
MD
LG