Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда полициянең махсус чарасы вакытында җиде кеше тоткарланган


Парижның Сен-Дени районында җирле вакыт белән 4.30дан бирле полиция махсус рейд алып барды. Терактның берсе нәкъ шушы районда булган иде.

Париж төньягында Сен-Дени районында 13 ноябрь көнне терактта катнашуда шикләнелүчеләрне тоткарлау чарасы вакытында, полиция белән атышларда ике кешенең үлүе хәбәр ителә. Шулар арасында үз-үзен шартлаткан интихарчы хатын-кыз да бар, дип белдерә Франс-Пресс. Җиде кеше тоткарланган.

Бер тоткарланучы Франс-Пресска ике Бельгия мөселманына арендага фатир биреп торуын әйткән. Полиция террор гамәлләрен белән алар идарә иткән дип саный.

Рейдның максаты Парижда террорны оештыруда шикләнелгән Габделхәмид Абаудны тоткарлау булган.

Бүген иртән полиция бер йортны камап алды. Анда фатирларның берсендә өч кешенең бикләнеп ятуы билгеле булды. Районда төрле атыш һәм көчле шартлау тавышлары ишетелгән. Париж хакимияте Сен-Дени районы халкына өйләреннән чыкмаска киңәш итә. Мәктәпләр ябык булачак. Кварталда полиция боралагы очып йөрде, дип хәбәр итә француз массакүләм мәгълүмат чаралары.

13 ноябрь көнне Парижда булган берничә террор гамәле өчен җаваплылыкны үз өстенә "Ислам дәүләте" террор оемшасы алган иде. Теракт нәтиҗәсендә, 129 кеше һәлак булды. Терактларның берсе Стад-де-Франс стадионы урнашкан Сен-Дени районында оештырылды.
Террор гамәлләреннән соң Франциядә генә түгел Бельгиядә дә полиция рейдлары бара.

XS
SM
MD
LG