Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Кашаповны һәм татар телен яклап пикет узды


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

18 ноябрь Уфаның Химиклар мәдәният сарае янында өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән татар активисты Рәфис Кашаповны яклап һәм татар телен, гореф-гадәтләрен саклау өчен шартлар тудыруны таләп итеп пикет узды. Анда дистәдән артык кеше катнашты.

Чараны оштыручылар – Башкортстан татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге сүзләренә караганда, алар рөхсәтне бик авырлык белән генә алганнар. Төрле сәбәпләр табып, алдан билгеләгәннәрен күчерә килгәннәр. Рөхсәт алынса да, Уфа үзәгендәге мәйданнарга бирелмәгән, ә Черниковка бистәсендәге җәмәгатьчелек күзеннән шактый ерак урында үткәрү генә мөмкин булган. Шулай булуга карамастан, каршылык чарасын уздыру уты белән янган милли хәрәкәт активистлары бик көр һәм канәгать чырай белән тальян гармуны көе астында басып торды. Җылыныр өчен тыпырдап биеп тә алучылар булды.

Чарада дистәдән артык кеше катнашты. Аларны дистәгә якын полиция хезмәткәре күзәтеп торды. Берничәсе видеога төшереп алды, кайберләре телефон аша түрәләренә шигарләрне укып ишеттерде.

Шигарләр төрле эчтәлектә иде. Кулларда: “Татар! Сак бул, телең югала!”, “Җирле телләрне саклау – дәүләтнең төп бурычы”, “Рәфис Кашаповны – иреккә!”, “Рәфис Кашапов – гаепсез!”, “Башкортстан татар иҗтимагый үзәге” кебек эчтәлекле шигарләрне, Рәфис Кашапов сурәтләрен, Татар иҗтимагый үзәге байракларын, “Конституциядәге туган телне саклау, белем алу һәм үстерү өчен шартлар гарантияләнү; һәркемнең туган телен куллану, аралашу, тәрбияләү , иҗат итү өчен хокуклары булу; һәркемнең сүз һәм фикер иреге гарантияләнүе хакындагы маддәләрдән өзекләрне тотып тордылар.

Уфада Кашаповны һәм татар телен яклап пикет узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:40 0:00

Чара кичке биштә башланып, бер сәгать дәвам итте. Чараны оештыручы Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов Азатлыкка шуларны белдерде:

“Безнең пикетның төп темасы – ике мәсьәлә. Беренчесе – Рәфис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп итү. Билгеле булуынча, аның хокукларын бозып ирегеннән мәхрүм иттеләр. Үзенең фикерен белдергән өчен өч елга утыртып куйдылар. Без аны азат итүләрен таләп итәбез. Икенчедән, без илдәге төп халыкларның мәнфәгатьләрен, телен, гореф-гадәтләрен саклау, милләт буларак сакланып калу өчен шартлар тудырылуын таләп итеп чыктык. Русиянең төп кануны – конституциясеннән өземтәләр китердек. Без төп канунда каралган хокукларыбыз өчен чыктык. Чөнки алар үтәлми. Соңгы чорда Русиядә нинди кануннар кабул ителүен, аларда урыс булмаган халыкларның хокуклары акрынлап кысрыкланып чыгарылуын да күреп торабыз. Шул сәбәпле без проблемаларыбызга игътибар итсеннәр өчен пикетка чыктык.”

Пикеттагы шигарләр
Пикеттагы шигарләр

Пикеттагы шигарләр
Пикеттагы шигарләр
XS
SM
MD
LG