Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда КПРФ "Платон"га каршы ялгыз пикетлар уздырды


Ялгыз пикетта катнашучы.
Ялгыз пикетта катнашучы.

Казан хакимияте каршылык чарасына рөхсәт бирмәү сәбәпле, коммунистлар ялгыз пикет оештырырга булган. Аның өчен рөхсәт кирәкми.

КПРФ фиркасенең яшьләр бүлеге - "Комсомольцы Татарстана" "Платон" системасына каршы ялгыз пикетлар уздыра. Бу хакта “Вконтакте” битендә КПРФның Татарстан бүлеге лидерларының берсе Артем Прокофьев хәбәр итте.

19 ноябрьдә пикет Татарстан хөкүмәте, дәүләт шурасы бинасы каршында узган. Бүген парламент бинасында Татарстан Дәүләт шурасының сессиясе үтте.

Билгеле булганча, ноябрьдә федераль юлдан йөргән зур йөк машиналары йөртүчеләреннән түләү алына башлады. Бу тариф “Платон” системасы аша җыелачак дип планлаштырыла. Ерак юлга йөк ташучы машина йөртүчеләренең күбесе моңа каршы акцияләр уздырды.

XS
SM
MD
LG